- РУС
- ТАТ
Әмиров Гайнан Гыймазетдин улы. Шагыйрь, прозаик, публицист, РСФСРның, БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1969, 1976)
1911 елның 25 августы, хәзерге Башкортстан Республикасы, Яңавыл районы Яңа Уртавыл авылы – 1982 елның 1 октябре, Уфа шәһәре.
Башкорт педагогия институтын тәмамлый (1939). 1930–1932 елларда «Коммуна» (Уфа шәһәре) газетасында эшли, 1933–1935 елларда Кызыл Армия сафларында хезмәт итә. Бөек Ватан сугышында катнаша.
1940–1950 елларда Башкортстан Тел һәм әдәбият фәнни-тикшеренү институтында, 1955–1957 елларда «Әдәби Башкортстан» журналы редакциясендә эшли.
1930 елларда тел байлыгы белән аерылып торган, башкорт авылы тормышын тирән психологизм белән тасвирлаган «Яңы уйҙар» (1932) исемле очерклар китабы, «Кәмһетелгән Шәмсетдин, трудденһеҙ Нуретдин» (1935) исемле лирик-публицистик поэмасы дөнья күрә.
Әмири поэзиясенең публицистик пафосы Бөек Ватан сугышы елларында фольклор-җыр мотивлары белән баетыла. «Һалдат йөрәге» (1944) җыентыгына кергән «Батырҙар йыры», «Волга йыры», «Ерән ҡашҡа атҡайым» җырлары аеруча популярлык казана. «Йәшәү шатлығы» (1950), «Йәшәү – яныу» (1953), «Яҙҙың бер тамсыһы» (1964) исемле җыентыкларында сугышчы-фронтовикның тыныч тормышка кайту темасы, хезмәт романтикасы чагылыш таба.
Г.Әмиринең 1960–1970 еллар иҗатында яшәү-үлем, кешенең тормыштагы урыны турындагы уйланулары тирән фәлсәфи яңгыраш таба (рус теленә тәрҗемәләре «Августовские звезды» җыентыгы, 1981). Башкорт халкының милли герое турындагы «Салауат күпере» (1970–1975) поэма-монологы башкорт поэзиясендә күренекле урын ала.
«Мораҙым» (1961) исемле повестенда Г.Әмири милли традицияләрнең һәм гореф-гадәтләрнең бүгенге тормыш шартлары белән каршылыкка килүен кискен рәвештә тасвирлый.
Г.Әмири балалар өчен «Август төнөндә» (1936), «Байраҡ өсөн» (1938), «Алтын» (1940) исемле хикәяләр җыентыклары, «Трупкасы ҡарт» (1941), «Вәли» (1947), «Дала әкиәте» (1960) исемле шигырь китаплары яза.
Г.Әмири – М.Гафуриның «Кара йөҙҙләр» повесте (В.Галимов белән берлектә, 1937), «Таштуғай» (1940) легендасы буенча эшләнгән инсценировкалар авторы.
Очерклары һәм эсселары тупланган «Аҡ елкән» (1971) исемле җыентыгында татар һәм башкорт әдәбияты һәм сәнгате әһелләре портретлары урын алган.
1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.
Һайланма әҫәрҙәр: 2 томда. Өфө. 1961–1962.
Толпарҙар. Өфө, 1976.
Агиш С. Башкорт язучысы Г.Әмиригә 50 яшь // Совет әдәбияты. 1961. № 9.
Автор – Р.К.Әмиров
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.