Биографиясе

1929 елның 22 сентябре, Буа кантоны Яңа Чокалы авылы – 2005 елның 17 феврале, Казан.

Казан университетын тәмамлый (1967 ел). Туган авылында колхозда эшли.

1950 елда, колхоз амбарында эшләгәндә, авылдашларына ашлык бүлеп биргәне өчен аны җавапка тарталар һәм, 10 елга хөкем итеп, Себергә мәҗбүри хезмәт колониясенә җибәрәләр; 1954 елда амнистиягә эләгеп кире кайта.

1955 елдан Казанда. 1957 елдан «Татарстан яшьләре» газетасында: әдәби хезмәткәр, тәрҗемәче, бүлек мөдире. 1966 елдан Татарстан китап нәшриятының яшүсмерләр-балалар редакциясе бүлеге мөдире. 1993–2000 елларда «Шәһри Казан» газетасында әдәби хезмәткәр.

Иҗаты

Иҗатының башлангыч чорында Рәкыйпов скетчлар, хикәя, очерклар, лирик парчалар яза («Сөю билгесе», 1959 ел; «Тынгысыз яшьлек», 1963 ел җыентыклары).

1960 еллар уртасыннан иҗатында төп урынны Бөек Ватан сугышы темасы алып тора. Татар әдәбиятында документаль проза тармагының ныгуына, сәнгати яктан баюына үзеннән зур өлеш кертә. Әдип архивларда эзләнә, сугыш булган урыннарга бара, элекке фронтовиклар белән очрашып сөйләшә.

Шул бай материалларга таянып, үзенең «Геройлар үлмиләр» (1978 ел), «Аяз күктә карлыгачлар» (1982 ел) исемле очерк җыентыкларын, Советлар Союзы Геройлары Бари Шәвәлиев, Гыйльфан Батыршин, Иван Кабушкин турында «Чәчәкләр сөйли белә»(1967 ел; русчага тәрҗемәсе «О чём говорят цветы?», 1971 ел), «Таңнар һаман матурмы?» (1970 ел; русчага тәрҗемәсе «Прекрасны ли зори?», 1973 ел), «Кайдан син, Жан?» (1969 ел; русчага тәрҗемәсе «Откуда ты, Жан?», 1974 ел) повестьларын, очучылар Мәгубә Сыртланова һәм Ольга Санфирова турында «Кызлар-йолдызлар» (1973 ел; русчага тәрҗемәсе «Звёдные ночи», 1983 ел) һәм «Кипарислар җыры» (1976 ел), генерал В.Гордовның фаҗигале язмышын сурәтләгән «Ак канатлы хатирәләр» (1990 ел) романнарын яза.

Әсәрләре рус, белорус һәм чуаш телләренә тәрҗемә ителә.

Автор – Г.М.Габделхакова