- РУС
- ТАТ
Физика-математика фәннәре докторы (2023), доцент (1996)
1956 елның 16 маенда ТАССРның Кайбыч районы Борындык авылында туа. Күренекле Казан сәүдәгәре Габдулла Хөсәенов оныгының улы.
Казан шәһәренең 21 нче ГПТУсын "Электромонтер" белгечлеге буенча (1973), Казан университетының физика факультетын "Физика" белгечлеге буенча (1983), шунда ук "Теоретик физика" белгечлеге буенча аспирантура (1992) тәмамлый. Казан магнит резонансы мәктәбе вәкиле, РФнең атказанган фән эшлеклесе, физика-математика фәннәре докторы, профессор Б.И.Качелаевның һәм физика-математика фәннәре докторы, профессор Л.Р.Таһировның шәкерте.
1973–1974 елларда В.И.Ленин исемендәге Казан химия заводында электомонтер.
1977–1979 елларда СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Казан физика-техника институтында өлкән лаборант; 1983–1984 елларда Казан электрофизика фәнни-тикшеренү институтында инженер; 1984–1985 елларда Дәүләт гамәли химия институтының Пермь филиалында инженер; 1986–1988 елларда Ульяновск авиация-сәнәгать комплексында Бөтенсоюз авиация материаллары институтының Төп фәнни-тикшеренү лабораториясендә инженер.
1988 елдан Казан университетында: югары математика һәм информатика кафедрасында стажер-тикшеренүче; 1989 елдан аспирант.
1992 елдан Ульяновск дәүләт университетында: квант электроникасы һәм оптоэлектроника кафедрасында ассистент, өлкән укытучы (1993 елдан), доцент (1995 елдан).
1999 елдан Мәскәү энергетика институтының Казан филиалында информатика һәм мәгълүмати идарә итү системалары кафедрасында доцент, 2000 елдан Казан дәүләт финанс-икътисад институтының технология кафедрасында доцент.
2003 елдан Казан университетында: теоретик физика кафедрасында, каты җисем физикасы кафедрасында, гомуми физика кафедрасында доцент, өлкән фәнни хезмәткәр.
Хезмәтләре магнит резонансы (1979), металларның электрон теориясе (1990), гади һәм ферромагнит металларда магнит күчеше (1991–1996), металларның кинетик һәм термодинамик үзлекләре (1996–2000), конденсацияләнгән халәт кырының квант теориясе (2001–2003), наноэлектроника нигезләре (2004–2006), магнит наноструктуралары һәм спинтроника физикасы (2007–2024) мәсьәләләренә карый.
Ул үткәрүчәнлек электроннары ирегенең спин дәрәҗәләрен эзлекле рәвештә исәпкә алып, магнит күчеше теориясен төзи (1992), магнит наногетероконтактларында электрон транспортының квазиклассик теориясен эшли, ул магнит наноструктураларының гигант, баллистик һәм туннель магнит каршылыгын исәпләргә мөмкинлек бирә (2022).
Фәнни тикшеренүләренең төп идеяләре һәм фикерләре 89 фәнни һәм методик хезмәттә, шул исәптән 3 монографиядә, 9 уку ярдәмлегендә басыла.
Кандидатлык диссертациясе: “Магнитные осцилляции характеристик металла в условиях магнитного пробоя электронов проводимости с учетом спиновых степеней свободы” (1992).
Докторлык диссертациясе: “Квазиклассическая теория спин-поляризованной проводимости и магнитосопротивления в магнитных наногетероконтактах” (2023).
Магнитный пробой с переворотом спина // Успехи физических наук. 1995. Т. 165. №1. С. 41–87. (автордаш)
Основы естествознания: учебное пособие по дисциплине «Концепции современного естествознания». Казань: Школа, 2009. (автордаш)
Квазиклассические функции Грина магнитных точечных контактов // Теоретическая и математическая физика. 2015. Т. 183, № 2. С. 301–311.
Современные методы синтеза и исследования наноструктур // Электронный образовательный ресурс (ЭОР) зарегистрирован в системе управления обучением КФУ на площадке Edu.kpfu.ru (id=1807) 2016. (автордаш)
Spin and charge tunneling transport in magnetic tunnel junctions with embedded nanoparticles // in book: Novel Magnetic Nanostructures, 1-st Edition, Unique Properties and Applications. Editors: Natalia Domracheva, Maria Caporali, Eva Rentschler. Elsevier, 2018. Ch. 11. P. 373–400. (автордаш)
Приложения двухвременных температурных функций Грина в физике твёрдого тела. Конспектлекций (наанглийскомязыке). Казань, 2018. (автордаш)
Spin-resolved electron transport in nanoscale heterojunctions. Theory and applications // Journal of Magnetism and Magnetic Materials. 2020. V. 508. P.166729 (7). (автордаш)
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.