Биография

1819 елның 1 сентябре, Санкт-Петербург — 1856 елның 18 гыйнвары, шунда ук.

Баш педагогия институтын тәмамлый (Санкт-Петербург, 1841).

1844–1855 елларда Казан университетында: гражданлык законнары кафедрасында адъюнкт (1848), 1848–1852 елларда экстраординар профессор, 1852 елдан ординар профессор; бер үк вакытта, 1853 елдан, юридик факультет деканы.

1855 елдан Петербург университеты һәм Хокук белеме училищесе ординар профессоры.

Казанда «юридик клиника» — хокук мәсьәләләре буенча түләүсез консультация оештыра. Катлауларга нисбәттә һәм дин тотудагы төрлелеккә нигезләнгән хокукый тигезсезлеккә һәм крепостнойлыкка каршы чыгышлары белән таныла. Л.Н.Толстойның карашлары формалашуга зур йогынты ясый, Толстой үзенең көндәлекләрендә Мейер хакында җылы фикерләр язып калдыра.

Фәнни эшчәнлеге

Казан цивилистика мәктәбенә нигез сала. Россиядә халыкара хосусый хокук фәнен нигезләүчеләрнең берсе.

Хезмәтләре гражданлык, вексельләр, сәүдә хокукын өйрәнүгә карый. «Борынгы рус залог хокукы» («Древнее русское право залога», 1848) монографиясендә Борынгы Русьтагы кредит бирү шартларын һәм кредит мөнәсәбәтләре формаларын ачып бирә. «Юридик уйдырма һәм фаразлар, астыртын һәм ясалма гамәлләр турында» («О юридических вымыслах и предположениях, о скрытных и притворных действиях», 1854) хезмәтендә юридик фикцияләр һәм презумпцияләр проблемасын тирәнтен тикшерә. «Одессаның сәүдә көнкүрешенә карата юридик тикшеренүләр» («Юридические исследования относительно торгового быта Одессы», 1855) әсәре җирле сәүдә тәртипләре һәм корабльләрне иминиятләштерү буенча килешүләр барлыкка килүне өйрәнүгә багышлана.

Университетларда гражданлык хокукын укытуга зур әһәмият бирә, әлеге мәсьәлә турында махсус хезмәт яза. «Рус гражданлык хокукы» лекцияләр курсында («Русское гражданское право», 1–2 бүлек, 1858–59; 10 басма, 1915) фәннең әлеге тармагына системалы тулы тасвирлама бирә, юридик анализның нечкәлекләрен ача.

Милек, гаилә хокукы турында мөстәкыйль фәннәрне аерып чыгару хакында фикер әйтә.

Хезмәтләре               

О значении практики в системе современного юридического образования. К., 1855;

Очерк русского вексельного права. К., 1857;

Общая теория гражданских обязательств по русскому праву. СПб., 1861.

Әдәбият          

Пекарский П.П. Студенческие воспоминания о Д.И.Мейере, профессоре Казанского университета // Братчина. СПб., 1859. Ч. 1;

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). К., 1904. Ч. 2;

Ландкоф С.А. Д.И.Мейер (1819–1856) // Уч.зап. Казан. университета. 1954. Т. 114, кн. 9;

Певзнер Г.С. Д.И.Мейер — выдающийся русский цивилист // Уч.зап. Казан. университета 1956. Т. 116, кн. 13.

Автор — Е.Б.Долгов