Биографиясе

1892 елның 12 июне, Санкт-Петербург – 1989 елның 17 июле, Мәскәү.

Петроградта Бестужев Югары курсларын тәмамлый (1918).

Урта Азиягә, Себер, Манчжурия, Урал, Кавказга экспедицияләрдә катнаша. Ташкентта үсемлекләрне саклау институтында (1925–1933), Мәскәүдә СССР Җир эшләре халык комиссариатында эшли (1934–1936).

1937 елдан Казанда: элеваторда, азык-төлек складларында инспектор-энтомолог (1937–1942), 1944–1949 елларда җитештерү өлкәсендә химик булып эшли.

1950–1958 елларда Республика лекцияләр бюросында методист, Казан университеты фәнни китапханәсенең кулъязмалар бүлеге мөдире. 1986–1988 елларда Севастопольдә, 1988 елдан Мәскәүдә яши.

Иҗаты

Китапларының күп өлеше балалар өчен язылган (төп тема – табигать). «Рассказы о животных», «Пуш» (икесе дә Ташкент, 1932), «Болотные Робинзоны» (1959), «За золотом» (1962), «Для вас, ребята!» (1965), «Пум» (1966), «Рам и Гау» (1967), «Остров мужества» (1969), «Полосатая спинка» (1979) һәм башка китаплар авторы.

С.Б.Радзиевскаяның хикәя һәм повестьлары үсемлекләр, хайваннар, төрле табигать күренешләре турында мавыктыргыч бай мәгълүмат бирә.

Бүләкләре

Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнә (1982).

Әсәрләре

Избранное. Казань, 1972.

Повести и рассказы. Казань, 1982.

Әдәбият

Ихсанова Л. Олы бәхет иясе: Софья Радзиевскаяга 90 яшь // Казан утлары. 1982. № 6.

Ахунов Г. Родник добра: к 90-летию со дня рождения С.Б.Радзиевской // Литературная Россия. 1982. 2 июля.

Автор – Р.Р.Мусабәкова