Революциягә кадәрге чыганакларда Каескар исеме белән билгеле.

Авылга Казан ханлыгы чорында нигез салына.

XVIII йөздә авылда мәчет була, XVIII йөз уртасында Казан сәүдәгәре Баязит бине Госман әл-Кышкарый башлангычы белән мәчет каршында мәдрәсә ачыла.

1774 елда сәүдәгәр акчасына мәчет һәм мәдрәсәнең яңа биналары төзелә.

Кышкар мәдрәсәсе XVIII йөз ахыры – XIX йөзнең беренче яртысында Россиядә иң зур һәм атаклы мөселман уку йортларының берсе була. Аның белән күренекле дин белгечләре һәм педагоглар җитәкчелек итә: Сәгыйть бине Ибраһим әл-Барыши (1813 елга кадәр), Фаяз бине әд-Дөбъязи (1844 елга кадәр), Исмәгыйль бине Муса әл-Мәчкәри (Үтәмишев) (1887 елга кадәр), Ш.Үтәгәнов (1917 елга кадәр).

Мәдрәсә тоту өчен Казан сәүдәгәрләре Госмановлар шактый күп акча бирәләр.

Мәдрәсәдә Казан, Оренбург, Пенза һәм Рязань губерналарыннан шәкертләр укый (шәкертләр арасында – Г.Баязитов, Р.Ибраһимов, Г.Г.Кандалый, К.Мотыйгый, М.Тукаев (Г.Тукайның әтисе), М.Төхвәтуллин, драматург Ф.Х.Халиди, Т.Г.Яхин).

Мәдрәсә 1918 елда ябыла. 1930 елларда мәчет тә ябыла, манарасы сүтелә, бинасы хуҗалык ихтыяҗлары өчен файдаланыла.

1990 еллар ахырында архитектор Р.В.Билалов проекты буенча мәчет реконструкцияләнә; 2002 елдан эшли. Мәчет – шәрык архитектурасы һәм татар декоратив сәнгате элементлары белән баетылган барокко стилендә дини архитектура ядкәре.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында Кышкар авылы халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. 1863 елгы мәгълүматлар буенча авылда 5 татар училищесе (мәктәпләр) эшли, аларда 100 ир бала укый. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, тукучылык, аяк киеме тегү кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда  2 мәчет, мәдрәсә, җил тегермәне, 4 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 958,5 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Яңа Кишет волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында.1930 елның 10 августыннан – Тукай, 1938 елның 25 мартыннан – Әтнә, 1959 елның 12 октябреннән –Тукай, 1963 елның 1 февраленнән Арча  районнарында.

Хәзер Яңа Кишет  авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда 2 колхоз оештырыла: “Кышкар” һәм “Автодор”, 1960 елда Жданов исемендәге колхозга берләштереләләр, 1989 елда “Урал” колхозы составына керә, соңрак “Урал” күмәк предприятиесе. 2001 елдан “Кишет” күмәк предприятиесе, 2017 елдан “Кишет” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә  “Кишет” җәмгыятендә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

2005 елга кадәр авылда балалар бакчасы эшли. Башлангыч мәктәп, клуб, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2002 елдан) бар. Мәдәният йорты каршында “Нур” театры (1960 елдан; 2017 елдан халык театры, җитәкчесе – Л.З.Шәфигуллина) эшли.

Авыл территориясендә Үтәмишев йорты сакланган (татар халык архитектурасы традицияләрендә төзелгән XIX йөз ахыры – XX йөз башы торак архитектурасы ядкәре).

Фотограф Шакиров Р.Н. Үтәмишев йорты

Татарстанның Арча районы Кышкар авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Күренекле кешеләре

Баязит бине Госман әл-Кышкарый (? – 1797) – Казан сәүдәгәре;

Ш.Кышкарый (? – 1832/1833) – мәгърифәтче;

И.Г.Терегулов (1930 – 2005) – механика өлкәсендә галим, физика-математика фәннәре докторы, ТР ФА академигы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, ТР Дәүләт бүләге лауреаты.

Фотограф Шакиров Р.Н. Татарстанның Арча районы Кышкар авылы мәчете

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Халык саны

1782 елда – 67 ир заты;
1859 елда – 521,
1897 елда – 480,
1908 елда – 434,
1920 елда – 444,
1926 елда – 411,
1938 елда – 465,
1949 елда – 262,
1958 елда – 481,
1970 елда – 492,
1979 елда – 392,
1989 елда – 317,
2002 елда – 319,
2010 елда – 250,
2015 елда – 234 кеше (татарлар).

Фотограф Гыйниятов Б.А. Кышкар мәдрәсәсенең бикле ишекләре

Татарстанның Арча районы Кышкар авылы. Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы