Фотограф Гыйниятов Б.А. Кышкар мәчет-мәдрәсәсе

Татарстанның Арча районы. Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы

Кышкар авылында туган Казан сәүдәгәре Баязит бине Госман әл-Кышкарый тарафыннан 1770 елларда ачыла.

XVIII йөз ахырында – XIX йөзнең беренче яртысында Россиядә иң зур һәм атаклы мөселман уку йортларының берсе була. Аның белән күренекле дин белгечләре һәм педагоглар җитәкчелек итә: Сәгыйть бине Ибраһим әл-Барыши (1813 елга кадәр), Фаяз бине әд-Дөбъязи (1844), Исмәгыйль бине Муса әл-Мәчкәри (Үтәмишев) (1887 елга кадәр, кара: Үтәмишевләр), Ш.Үтәгәнов (1917 елга кадәр).

Мәдрәсә тоту өчен аны нигезләүче Баязит һәм Казан сәүдәгәрләре Госмановлар (аның нәселе) күп акча бирәләр.

Мәдрәсәдә Казан, Оренбург, Пенза һәм Рязань губерналарыннан татарлар, шулай ук башкорт һәм казакълар укый.

Кышкар мәдрәсәсендә укучылар мөселман хокукы, логикадан тирән белемнәре, ораторлык осталыгы, диспутларда чыгыш ясый белүләре белән аерылып тора.

1870 еллар ахырыннан, төп химаячесе М.М.Госманов бөлгенлеккә төшкәннән соң, мәдрәсәнең матди ягы начарлана, шәкертләр саны кискен кими, ләкин ул Казан арты өчен дин эшлеклеләре әзерләүдә әһәмиятле роль уйнавын дәвам итә.

1917 елга кадәр, нигездә, иске ысул мәдрәсәсе булып кала, ләкин Ш.Үтәгәнов җитәкчелек иткәндә авазлар алымы буенча укырга өйрәтү һәм рус телен укыту кертелә.

Мәдрәсә 1918 елда ябыла.

Фотограф Гыйниятов Б.А. Кышкар мәдрәсәсенең бикле ишекләре

Татарстанның Арча районы Кышкар авылы. Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы

Атаклы шәкертләре

Кышкар мәдрәсәсендә Г.Г.Кандалый, Г.Баязитов, Т.Г.Яхин, Р.Ибраһимов, Ф.Х.Халиди, К.Мотыйгый, М.Тукаев (Г.Тукайның әтисе) укый.

Әдәбият

Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. Казан, 1890. Т. 2.

Лотфи Г. Кышкар мәдрәсәсе // Мәдрәсәләрдә китап киштәсе. Казан, 1992.

Хәйретдинов Р.Р., Салихов Р.Р. Татарстан Җөмһүрияте: татар халкының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләре (XVIII г. ахыры  – XX г. башы). Казан, 1995.