Поиск
ТАТ
- РУС
- ТАТ
(Gerbera) астрачалар семьялыгыннан күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы
50 ләп төре билгеле.
Чыгышы — Көньяк Африка һәм Азия тропиклары.
Татарстан Республикасында декоратив бакча һәм бүлмә гөле буларак үстерелә.
Яфраклары тамыр янында, каурыйсыман-телмә яфрак сабында, яфрак таралгысына җыелган. Чәчәк төркеме — кәрзиннәр, эре, ялгыз, бик нәфис, озын читләре кыякчыклы (таҗ яфракчыклы), төрле төстә (алсу, кызыл, сары, кызгылт-сары, ак, аксыл-сары), яфраксыз озын чәчәк сабагында.
Куакларны бүлеп, чыбыкча ялгап (аеруча таралган формалар), орлыктан, яфрак, тамырчадан үрчетелә. Бүлмә шартларында гыйнвардан апрель аена кадәр чәчәк ата.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.