Эчтәлек

Орден 1974 елның 18 гыйнварында гамәлгә кертелә; 3 нче, 2 нче, 1 нче (югары) дәрәҗәдәге орденнар белән бүләкләүләр бер-бер артлы бара, 1991 елга кадәр. Хезмәт Даны ордены белән сәнәгать, транспорт, төзелеш эшчеләре һәм шул өлкәләрдәге җитештерү осталары (мастерлары), колхозчылар һәм эшчеләр намуслы, югары җитештерүчән, озак вакыт бер предприятиедә, оешмада, колхозда яки совхозда хезмәт куйган өчен бүләкләнә. Өч дәрәҗәдәге Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнүчеләргә аерым ташламалар һәм өстенлекләр карала.

Орден (1 нче, 2 нче, 3 нче дәрәҗә) көмештән эшләнә, аның биеклек һәм киңлек үлчәмнәре — 43 мм. 1 нче дәрәҗә орден бераз кабарынкы, алтын йөгертелгән күппочмак рәвешендә, өске өлешендә чәчелеп киткән 5 алтынсыман нурлар бәйләме, аскы өлештә — «СССР» дип язылган кызыл эмаль тасма белән чорналган 3 рәт бодай башакларыннан венок белән каймаланган. Язу, бодай башаклары һәм тасманың читләре алтынланган. Орденның үзәк өлешендә кызыл эмаль белән капланган чәчелеп киткән нурлар фонында домна миче һәм төзелеп килүче гидроэлектростанция, шулай ук алтын йөгертелгән урак һәм чүкечнең рельефлы оксидлаштырылган сурәтләре урнаштырылган. Орденның өске өлешенә 5 почмаклы читләре алтынланган кызыл эмаль йолдызчык куелган. 2 нче дәрәҗә орден 1 нче дәрәҗә орденнан өске өлешендә чәчелеп киткән 5 нурлар бәйләменең көмешсыман төсе белән, үзәк өлешенең ачык зәңгәр эмальдән булуы белән аерыла. 3 нче дәрәҗә орденның түбәнге 2 рәт бодай башаклары, тасма читләре, «СССР» һәм «Хезмәт Даны» язулары алтынланган; орденның калган өслеге һәм беркетелгән урак һәм чүкеч оксидлаштырылган. Барлык өч дәрәҗә Хезмәт Даны ордены муар тасма белән кысаланган 5 почмаклы колодкага җыела; күкрәкнең сул ягына тагып йөртелә.

1974–1991 елларда Татарстанда 8 кеше Хезмәт Даны орденының тулы кавалерлары була: Аверьянов Василий Игнатьевич (1975, 1976, 1983), Афзалетдинов Нәфис Әбделгата улы (1978, 1986, 1991), Газизова Хәлимә Хисаметдин кызы (1976, 1981, 1986), Гыйль­фанов Мәсгуть Хәйретдин улы (1975, 1981, 1986), Дорофеева Валентина Александровна (1975, 1981, 1986), Проценко Виктор Кузьмич (1976, 1981, 1986), Фәтхуллин Данил Зыяф улы (1976, 1981, 1988), Шәкүров Әнәс Харис улы (1974, 1978, 1983).

Әдәбият  

Колесников Г.А., Рожков А.М. Ордена и медали СССР. М., 1978; 

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы — наши земляки. К., 2003.

Автор — М.З.Хәбибуллин