1918 елның 25 сентябре, Казан губернасы, Козьмодемьянск өязе Коротки авылы— 1990 елның 28 июне, Казан.

1936 елда Казан университетын тәмамлый, «Ижминводы» АҖдә эшли.

1940 елдан Казан ветеринария институтында, 1969–1987 елларда микробиология һәм вирусология кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре Себер түләмәсен китереп чыгаручының үзгәрүчәнлеген өйрәнүгә карый. Кивалкина прополисның микробка каршы көрәшү үзенчәлекләрен ачыклый. Прополисның дару төрләрен эшли һәм сыный, аның иммуннарны үзгәртү тәэсирен ачыклый (иммунитетның махсус булмаган һәм барлыкка килгән факторларын стимуллаштыру).

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

 Пчела и здоровье человека. М., 1962;

Биологическая активность прополиса и перспективы его применения // Фитонциды. Киев, 1981.

Әдәбият

Казанская государственная академия ветеринарной медицины. К., 2006.

Автор — А.И.Ибраһимова