Бөек татар шагыйрен монументаль скульптурада чагылдырган иң уңышлы һәйкәлләрнең берсе.

1958 елда куела. Авторлары – скульпторлар С.С.Ахун, Л.Е.Кербель, Л.М.Писаревский, архитектор Л.Н.Павлов.

Һәйкәлнең гомуми биеклеге 10 м га якын. Бронзадан коелган фигура (биеклеге 4 м дан артык) халык шагыйренең тирән психологизм һәм героик-романтик күтәренкелек катнаш образын чагылдыра. Кулларына ачылган китап тотып җиңелчә ашкыну белән борылган гәүдә, энергияле ябык йөз-кыяфәт – бөтен торышы бу дөньядан яшьли киткән шагыйрьнең рухи көчен, иҗатының тормышчан характерын чагылдыра. Скульптура ниятнең аныклыгы, образның ачыклыгы, пластик гомумиләштерүнең кыскалыгы һәм экспрессиясе белән аерылып тора.

Кара лабрадорит постаменты скульптурага тулысынча тәңгәл китереп эшләнгән. Квадрат нигезгә урнаштырылган скульптура өчпочмаклы кисемнәр аша салмак кына сигезкырлыкка күчә (Болгар архитектурасы һәйкәлләренә хас конструктив чишелеш). Постаментның аскы өлеше шагыйрьнең рус һәм гарәп шрифты белән татар телендә уеп язылган исеменә ятышып торган татар бизәге белән әйләндереп алынган.

Автор – А.В.Гарзавина