Биографиясе

1866 елның 24 октябре, Казан губернасы, Цивиль өязе Рындино авылы – 1925 елның 17 августы, Казан.

1892 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли.

1919 елдан профессор, Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясе директоры.

Фәнни эшчәнлеге

 Сатурн, Веста планеталарын, Алголь, Яңа Кучер йолдызларын, кометалар һәм башка объектларны күзәтә.

Киңлекләрдәге күзәтүләргә нигезләнеп, Җирнең әйләнү күчәре хәрәкәтен беренче мәртәбә тикшерә (1892 елдан), аберрацион һәм рефракцион константаларны билгели.

Җир шары полюсларының хәрәкәтен тикшерүе өчен М.А.Грачевка акчалата халыкара бүләк һәм ике тапкыр Рус астрономия җәмгыяте бүләге бирелә.

Истәлеге

Айдагы бер кратер М.А.Грачев исеме белән атала.

Хезмәтләре

Definitive Resultate von den Polhцhen Beobachtungen zu Kazan von 1892–1901 // Тр. Казан. гор. астрон. обсерватории. 1911. Т. 23;

Аберрационное постоянное из казанских наблюдений широты и вероятнейшее значение его. Казань, 1913.