- РУС
- ТАТ
Татарстанның Кукмара районындагы поселок. Кукмара шәһәреннән 32 км көньяк-көнчыгыштарак, Консар елгасы буенда урнашкан
1875 елда Кукмара авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигез салына.
Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук челтәр бәйләү кәсепчелеге тарала.
XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 144,4 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Лыябаш-Келәүш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Кукмара, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.
Хәзер Чарлы авыл җирлеге составында.
1931 елда посёлокта “Красный Октябрь” колхозы оештырыла, 1950 елдан – “Новая жизнь” колхозы (Чарлы авылы), 1992 елдан – “Новая жизнь” арендаторлар берлеге (Чарлы авылы) (2000 елдан – “Вятка” агрофирмасы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2003 елдан – “Вятка” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәм “Новая жизнь” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте), 2014 елдан – “Сөт иле” – “Лесной” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте филиалы, 2017 елдан “Новая жизнь” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.
Халкы терлекчелек белән шөгыльләнә.
1897 елда – 141,
1908 елда – 137,
1920 елда – 91,
1926 елда – 98,
1949 елда – 207,
1958 елда – 122,
1970 елда – 34,
1979 елда – 25,
1989 елда – 8,
2002 елда – 23,
2010 елда – 14,
2017 елда – 10 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.