Тарихы

Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, бау ишү кәсепчелеге тарала.

ХХ йөз башында авылда мәчет, мәктәп, су тегермәне, 2 вак-төякләр һәм 2 тукыма кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 554,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Мүлмә волостена керә. 1920елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Арча, 1935 елның 10 февраленнән – Биектау, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Иске Казан авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1928 – 1929 елларда авылда “Трактор” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Х.Хәсбиуллин). 1950 елдан – “Татарстан” колхозы (колхоз идарәсе Мүлмә авылында урнаша), 1991 елдан – “Әйшә” колхозы (1996 елда “Коркачык” совхозына кушыла), 1996 елдан – “Бөреле” ябык акционерлык җәмгыяте эшли.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда тулы булмаган урта мәктәп (2009 елга кадәр), клуб (2010 елдан – элекке мәктәп бинасында), китапханә (1954 елдан; 2010 елдан – элекке мәктәп бинасында), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2019 елдан) эшли.

Авылдан ерак түгел “Гайшәбикә” чишмәсе һәм төзекләндерелеп, коену өчен көйләнгән чишмә бар.

Авыл янында археология истәлекләре – Татар Әйшәсе авыллыгы (монголларгача болгар чоры истәлеге), шул ук чорга нисбәтле Татар Әйшәсе зираты табыла. Чирәм белән капланган җир өстендә кабер чокыры эзләре беленеп тора. Җирле халык тарафыннан “Гайшәбикә кабере” дип йөртелә һәм хөрмәтләнә торган кабер сакланган. Бу кабер турында Шәрәфетдин бине Хисеметдинның XIV йөз ахырындагы вакыйгаларга багышланган “Тәварихы Болгарийә” әсәрендә искә алына.

Авыл зиратында эпиграфика истәлеге – рельефлы үсемлек орнаменты белән бизәлгән, тексты татар һәм гарәп телләрендә рельефлы шрифт белән язылган кабер ташы (XVI йөзнең беренче яртысы) табыла.

Күренекле кешеләре

Д.Ю.Галиев (1948 – 1993) – грек-рим көрәше буенча СССРның спорт остасы, татар-башкорт көрәше буенча РСФСРның спорт остасы, 8 тапкыр – Россия, 12 тапкыр – ТР чемпионы;

И.Р.Закиров (1955 елда туган) – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәселле терлек үрчетү эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы (2002 елдан).

Халык саны

1782 елда – 75 ир-ат;
1859 елда – 392,
1897 елда – 696,
1908 елда – 756,
1920 елда – 683,
1926 елда – 773,
1938 елда – 671,
1949 елда – 592,
1958 елда – 473,
1970 елда – 375,
1989 елда – 197,
2002 елда – 189,
2010 елда – 161,
2017 елда – 147 кеше (татарлар).