Шушма елгасының (Вятка елгасы бассейны) сул кушылдыгы.

Озынлыгы 44,9 км, ТР чикләрендә – 32,2 км. Бассейнының мәйданы 329,3 км2. Елга башы һәм югары агымы Киров өлкәсе территориясендә, тамагы Балтач районы Чутай авылыннан көньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 140 м, тамагыныкы – 65 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 5%.

Кугубор елгасының 2,2 дән алып 8,8 км га кадәр озынлыктагы 23 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,44 км/км2. Туенуы катнаш, зур күпчелекне кар сулары тәшкил итә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,1-5 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 128 мм, ташу агымы катламы 110 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,21 м3/с.

Суы язын йомшак (1,5-3 мг-экв/л), кышын һәм җәен уртача каты (3-6 мг-экв/л).

Кугубор бассейнында суның гомуми күләме 1,1 млн м3 булган 2 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.