Шушма елгасының сул кушылдыгы (Вятка елгасы бассейны).

Озынлыгы 31,3 км, ТР чикләрендә – 22 км чамасы. Бассейнының мәйданы 189,9 км2. Елга башы Мари Республикасында. Арбор авылыннан түбәндәрәк елга ТР территориясеннән ага. Тамагы Балтач районының Шеңшеңәр авылыннан 2 км төньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы – 66 м. Елганың су җыелу мәйданы эрозияләнеп нык бүлгәләнгән яссы калкулыктан гыйбарәт.

Арборның 0,8 дән алып 3,3 км га кадәр озынлыктагы 23 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,28 км/км2. Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 0,5-1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән үзенчәлекле. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 140 мм, ташу агымы катламы 110 мм. Язгы ташу, кагыйдә буларак, март ахыры – апрельнең беренче көннәрендә башлана. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,18 м3/с.

Язын суы йомшак (1,5-3мг-экв/л), кышын һәм җәен чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.

Елгада гомуми күләме 250 мең м3 булган буа бар.

Су ресурслары сугару өчен кулланыла.