Эчтәлек

Авыл 1678 елдан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең икенче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, су тегермәне, 3 вак-төякләр кибете эшли. 1914 елда башлангыч мәктәп ачыла.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1100,2 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Мүлмә волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында.1930 елның 10 августыннан Арча районында.

Хәзер Урта Аты авыл җирлеге үзәге.

1931 елда авылда “8 март” колхозы оештырыла. 2004 елдан “Аты” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2008 елдан “Игенче” агрофирмасы”. Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Хәзерге вакытта авылда тулы булмаган урта мәктәп (1937 елдан, 2003 елда яңа бина төзелә), балалар бакчасы (1937 елдан), мәчет (1994 елдан), китапханә, мәдәният йорты эшли.

Халык саны

1782 елда –108 ир заты;
1859 елда – 558,
1897 елда – 678,
1908 елда –  773,
1920 елда – 794,
1926 елда – 734,
1938 елда – 691,
1949 елда – 675,
1958 елда – 652,
1970 елда – 689,
1979 елда – 605,
1989 елда – 575,
2002 елда – 513,
2010 елда – 493,
2015 елда – 475 кеше (татарлар).