Тарихы

Авылга 1691 елга кадәр нигез салына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә (соңгы алпавыты зур җир биләүче Оболенский була). Халкы күбесенчә игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

1885 елга кадәр авылда хосусый мәктәп була. 1886 елда Мораса приходының укырга-язарга өйрәтү мәктәбе ачыла (авыл җәмәгате бүлеп биргән йортта урнаша). Беренче кануннар укытучысы – Мораса дьяконы Е.Крылаев, укытучысы – унтер-офицер К.Л.Уланов. 30 ир бала, 10 кыз бала, 1903 елда 45 бала укый.

ХХ йөз башында авылда җил тегермәне, вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 728 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Мораса волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Спас, 1924 елдан Чистай кантоннарында.

1930 елның 10 августыннан – Биләр, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1963 елның 4 мартыннан Алексеевск районнарында.

Хәзер Зирекле авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда «Рассвет» колхозы оештырыла, 1959 елда – «Заветы Ленина» колхозы, 1973 елда «Зирекле» совхозы составына керә (1995–2005 елларда «Зирекле» күмәк предприятиесе).

Халкы күбесенчә «Красный Восток Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять бүлекчәсендә эшли (кырчылык, сарык асрау, сөт терлекчелеге).

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда клуб, фельдшер-акушерлык пункты бар.

2000 елларга кадәр башлангыч мәктәп эшли. Хәзерге вакытта балалар Зирекле авылы мәктәбендә укыйлар.

Авыл янында Идел буе Болгар дәүләте чорына караган 2 археология объекты табыла.

Халык саны

1782 елда – 161 ир заты (Татар Мулла Иле авылын да кертеп);
1859 елда – 398,
1897 елда – 673,
1908 елда – 665,
1920 елда – 629,
1926 елда – 515,
1938 елда – 562,
1949 елда – 412,
1958 елда – 245,
1970 елда – 244,
1979 елда – 330,
1989 елда – 161,
2002 елда – 143,
2010 елда – 128,
2015 елда – 138 кеше (руслар).