Тарихы

1739 елга кадәр нигезләнә. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук мичкә ясау кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында Никольский чиркәве (1856 елда төзелә), земство мәктәбе (1873 елда ачыла), 3 тегермән, 2 вак-төякләр кибете була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2002 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Чистай өязе Зирекле волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Яңа Чишмә, 1944 елның 19 февраленнән – Ямаш, 1956 елның 7 декабреннән – Яңа Чишмә, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1983 елның 26 апреленнән Яңа Чишмә районында.

Хәзер – Зирекле авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда Жданов исемендәге, «Урганча» колхозлары оештырыла. 1958 елдан – «Дружба» (үзәк утары – Зирекле авылы), 1961 елдан «Кичуй» колхозлары эшли. 1986 елдан авыл – «Урганчинский» совхозының үзәк утары, 1994 елда совхоз «Агрохимсервис» ачык акционерлык җәмгыяте ярдәмче хуҗалыгы итеп үзгәртелә. Хәзерге вакытта «Садыйков М.Х.» крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек, терлекчелек һәм умартачылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2009 елга кадәр башлангыч мәктәп була.

Китапханә, клуб, фельдшер-акушерлык пункты эшли. Изге Николай Чудотворец кәшәнәсенең гөмбәзе урнаштырылган һәм изгеләндерелгән. Төзекләндерелгән чишмә бар.

Авыл янында Өргәнчә (Үргәнеч) ботаника тыюлыгы урнашкан.

Халык саны

1782 елда – 57 ир-ат;
1859 елда – 607,
1897 елда – 967,
1908 елда – 1050,
1910 елда – 1180,
1920 елда – 1245,
1926 елда – 1064,
1949 елда – 729,
1958 елда – 389,
1970 елда – 313,
1979 елда – 88,
1989 елда – 99,
2002 елда – 86,
2010 елда – 57,
2020 елда – 54 кеше (руслар).