Газлаштыру өчен табигый һәм ясалма янучан газлар файдаланыла.

Газлаштыру үзәкләштерелгән һәм җирле системаларга бүленә, үзәкләштерелгән системада газны кулланучыларга җибәрү өчен шәһәр газ челтәре, җирле системада урындагы җайланмалар яки сыек газ тутырылган цистерна, баллоннар кулланыла.

Республикада беренче мәртәбә иярчен газ, ягулык буларак, 1949 елда известь яндыру мичләрендә файдаланыла һәм Миңлебай нефть чыганагы мәйданындагы бораулау җайланмасы котельныена җибәрелә.

1954 елда 8ГК тибындагы газмотокомпрессорлары җирлегендә беренче промысел газ компрессоры станциясе файдалануга тапшырыла. Әлмәт районында 25 йортка беренче мәртәбә газ кертелә, икмәк заводы, шәһәр мунчасы газ ягуга күчерелә.

Баулы шәһәрендә Баулы–Түбәнкүл газүткәргеч станциясен эшләтә башлау белән иярчен газ куллану чикләре Башкортстанга кадәр киңәя.

1954 елда Миңлебай–Казан магистраль газүткәргече (СССР да өченче), 1956 елда Миңлебай–Түбәнкүл газүткәргече файдалануга тапшырыла. Магистраль газүткәргеч белән бер үк вакытта газ бүлү станцияләре һәм газүткәргеч тармаклар салына.

1955 елда Казанда беренче 82 фатирга газ кертелә, сәнәгать предприятиеләреннән В.И.Ленин исемендәге химия заводында беренче мәртәбә газ кулланыла. Шул ук елда газүткәргеч тармаклар Урыссу посёлогына һәм Бөгелмә шәһәренә, 1957 елда Әлмәт, Лениногорск, соңрак Чистай шәһәрләренә кадәр җиткерелә.

1957 елда Казан–Горький магистраль газүткәргече, 1959 елда Миңлебай–Түбәнкүл газүткәргеченең 2 нче линиясе салына.

1960 елда магистраль газүткәргечләрнең озынлыгы 854 км тәшкил итә. 1955–1960 елларда кулланучыларга 2,7 млрд м3 газ җибәрелә.

1962 елда Миңлебай–Ижевск газүткәргеченең Зәй шәһәренә кадәрге участогы төзелә, шәһәр халкы шул ук елда газ куллануга ирешә.

1963 елда Миңлебай–Казан газ үткәргече төзелеп бетү нәтиҗәсендә республика башкаласын газ белән тәэмин итү күпкә яхшыра. Шул ук елда бу газүткәргечне сыек газ продуктлары үткәргече итеп үзгәртеп кору башлана һәм ул 1964 елда файдалануга тапшырыла, 1965 елда республика газүткәрүчеләре тарафыннан илебездә беренче мәртәбә сыек газны торба үткәргечләр буенча ерак араларга җибәрү үзләштерелә. Төзелә башлаган Казан оргсинтез заводының файдалануга бирелгән беренче җитештерү куәтләрен углеводород чималы белән тотрыклы тәэмин итү мәсьәләсе дә хәл ителә.

1964 елда республика кулланучыларына, 1955 ел белән чагыштырганда, 37 тапкыр артыграк күләмдә – 1 млрд 464 млн м3 газ җибәрелә.

Казан-Йошкар-Ола газүткәргечен файдалануга тапшыру (1965 ел) Яшел Үзән шәһәренә газ җибәрү мөмкинлеге бирә. Миңлебай–Түбән Кама продуктүткәргече гамәлгә кертелү (1960 ел) белән, Түбән Кама нефть химиясе комбинатына углеводород чималы җибәрелә башлый.

1960-1970 елларда Түбән Кама, Чаллы, Алабуга, Миңлебай шәһәрләрендә, Алексеев посёлогында газүткәргеч тармаклар һәм газ бүлү станцияләре файдалануга тапшырыла, авыл районнарын газлаштыру башлана. Шул ук елларда республика кулланучыларына 11,4 млрд м3 газ озатыла. 1970 тә магистраль үткәргечләрнең озынлыгы 1978 км тәшкил итә.

1971 елда Оренбург–Зәй газ үткәргече сафка басу Оренбург табигый газын Зәй ГРЭСына (дәүләт район электр станциясе)даими җибәреп торуны тәэмин итә. Миңлебай-Казан этанүткәргечен файдалануга тапшырганнан соң (1972 ел), Миңлебай газ эшкәртү заводыннан этан фракциясен «Органик синтез» җитештерү берләшмәсенә җибәрү җайга салына.

1976 елда Казанга кадәр китереп җиткерелгән Түбән Тура–Пермь–Казан–Горький Үзәк магистраль газүткәргечләренең эшли башлавы нәтиҗәсендә газ белән тәэмин ителешнең ышанычлылыгы арта. Республиканың күп кенә район үзәкләре Төмән өлкәсеннән килә торган табигый газдан файдалану мөмкинлеге ала.

1982 елда Оренбург–Казан этанүткәргече белән Апак авылында (Әлмәт районы) регазификацияләү пункты файдалануга кертелә – илебездә беренче мәртәбә магистраль торба буенча этан фракциясен аеруча хәтәр 100 кгс/см2 режимда кудыру процессы үзләштерелә.

1983 елда газүткәргеч тармагын Түбән Кама сәнәгать төйнәлешенә кертү белән, Түбән Камадагы ТЭЦ-1 һәм ТЭЦ-2 гә, «КамАЗ» җитештерү берләшмәсендәге ТЭЦка табигый газ килә башлый.

1990 еллардан газлаштыру республика халык хуҗалыгының иң мөһим юнәлешләренең берсенә әверелә. 1995 елда район, шәһәр, авылларны газлаштыру буенча Президент программасы кабул ителә, ул 2003 елда үтәлә.

2003 елның 1 гыйнварына Татарстан Республикасында магистраль газүткәргечләрнең озынлыгы 5145 км га җитә, 34 мең км чамасы газ бүлү үткәргечләре төзелә, 20 шәһәр, шәһәр тибындагы 17 посёлок, барлык район үзәкләре, 3000 ләп авыл, 585 тән артык сәнәгать предприятиесе, 290 авыл хуҗалыгы, 6340 коммуналь-көнкүреш объекты, 1221110 фатир газлаштырыла.

Республикада газлаштыру 98,5% (шәһәрләрдә – 99,5 % һәм авылларда – 95,8%) тәшкил итә. «Востокмонтажгаз», «Татнефтепроводстрой», «Татспец­строй», «Татгазстрой», «Востокстройтрансгаз», «Таттрансгаз» трестлары газлаштыруны гамәлгә ашыра.

1955-2000 елларда республикага 369,4 млрд м3, 2008дә 1,85 млрд м3 чамасы газ бирелә.

2009 елга 22 шәһәр, шәһәр тибындагы 17 посёлок, 3000нән артык авыл газлаштырыла. Шулай ук кара «Таттрансгаз».

Әдәбият

Абрамов В.П., Кладиев Н.Х., Шагимухаметов Ф.Г. Наш край Татарстан. Казань, 1979;

Князев С.Л., Гатиятуллин Н.С., Абражеев Г.П. Нефть и газ Республики Татарстан: Сб. док., цифр и материалов. М., 1993. Т. 2;

Наш Альметьевск. Наб. Челны, 1993;

Нефть Татарстана: Дела и люди. Казань, 1993;

Солнце греет и ночью: Летопись Таттрансгаза, Казань, 2000. Ч. 1.

Авторлар – К.Ф.Фәсхетдинов, Г.Л.Лобанов.