- РУС
- ТАТ
Татарстанның Теләче районындагы авыл, Макса елгасы буенда, Теләче авылыннан 15 км төньяк-көнбатыштарак урнашкан
XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына.
XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, бүрек тегү-тегүчелек кәсепчелеге таралган була.
XX йөз башында авылда 2 мәчет (1867 һәм 1870 елларда төзелә), 2 мәдрәсә, су тегермәне, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1854 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Олы Кибәхуҗа волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Лаеш, 1927 елдан Арча кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Саба, 1935 елның 10 февраленнән – Теләче, 1959 елның 12 октябреннән – Саба, 1991 елның 4 октябреннән – Теләче районында.
Хәзер – Югары Кибәхуҗа авыл җирлегендә.
1930 елда авылда «Кызыл Максабаш» колхозы (беренче рәисе – С.Гыйләҗиев) оештырыла, 1959 елда «Кызыл корэшче» хуҗалыгы белән (үзәк утары – Югары Кибәхуҗа авылы) Куйбышев исемендәге колхоз (үзәк утары – Югары Кибәхуҗа авылы) исеме астында берләшәләр, 1989 елдан авыл –«Максабаш» колхозының үзәк утары, 1995–2003 елларда «Максабаш» авыл хуҗалыгы кооперативлары берләшмәсе эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.
Башлангыч мәктәп (1931 елдан, 2013 елдан Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе филиалы), мәдәният йорты (1939 елдан клуб буларак, башта мәчет бинасында урнаша, яңа бина 1980 елда төзелә), китапханә (1993 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1994 елдан), шулай ук төзекләндерелгән чишмә (2015 елдан) бар.
Мәдәният йорты каршында «Сәйдәш» театр, «Жәуһәр» фольклор коллективлары (икесе дә – 2017 елдан) эшли.
Җ.Й.Әхмәтханов (1967 елда туган) – полиция генерал-майоры, Татарстан Республикасының атказанган эчке эшләр органнары хезмәткәре, Карачай-Чиркәс Республикасының атказанган юристы, Почет ордены кавалеры;
Р.Т.Галиев (1954–2021) – режиссер, Казан дәүләт аграр университетының «Тургай» студентлар халык театры сәнгать җитәкчесе (1981–2021 елларда), Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре;
И.Ф.Зарипов (1967 елда туган) – хакимият-хуҗалык эшлеклесе, Татарстан Республикасының Теләче (2011–2019 елларда) һәм Лаеш (2020 елдан) муниципаль районнары башлыгы, Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы.
1782 елда – 120 ир-ат;
1859 елда – 961,
1897 елда – 1107,
1908 елда – 1398,
1920 елда – 1208,
1926 елда – 955,
1938 елда – 811,
1949 елда – 692,
1958 елда – 574,
1970 елда – 535,
1979 елда – 577,
1989 елда – 318,
2002 елда – 330,
2010 елда – 299,
2020 елда – 271 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.