- РУС
- ТАТ
Татарстанның Мөслим районындагы авыл. Мөслим авылыннан 18 км төньяк-көнбатыштарак, Табын елгасы буенда урнашкан
XVI йөз ахырында нигез салына.
XVII–XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык тарала.
1870 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет, 1913 елда 2 мәчет һәм мәктәп була.
Авыл җәмәгатенең имана җире 2902 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Нуркәй волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.
Хәзер Түбән Табын авыл җирлеге составында.
1930 елда авылда “Лена” колхозы оештырыла. 1958 елда берләштерелгән М.Вахитов исемендәге колхоз составына керә, 1980 елда “Татарстан” колхозы булып аерылып чыга. 1998 елдан “Татарстан” күмәк предприятиесе, 2003 елдан “Родные края–Туган як” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.
Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
Авылда тулы булмаган урта мәктәп (2016 елда Түбән Табын авылыннан күчерелә, 1996 елда яңа бина төзелә), мәдәният йорты, китапханә (1980 елдан), балалар бакчасы (1996 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (мәктәп бинасында), “Фәнис” мәчете (2004 елдан) бар.
Мәдәният йорты каршында “Ләйсән” фольклор ансамбле, “Сердәш” хореография коллективы, “Өмет” театр коллективы (барысы да 2013 елдан) эшли.
В.Г.Гайфуллин (1937 елда туган) – педагог, педагогика фәннәре докторы, ТРның атказанган фән эшлеклесе, РФнең атказанган укытучысы, ТР мәгариф министры (1990–1997 елларда);
Г.Р.Галиуллина (1970 елда туган) – филология фәннәре докторы, профессор;
Г.Х.Хафизов (1930–1996) – хуҗалык һәм партия эшлеклесе, ТАССР Югары Советы депутаты, Ленин ордены кавалеры (Мөслим авылында бер урам аның исеме белән атала).
1858 елда – 427,
1870 елда – 501,
1897 елда – 827,
1900 елда – 822,
1920 елда – 1109,
1926 елда – 845,
1938 елда – 899,
1949 елда – 671,
1958 елда – 546,
1970 елда – 526,
1979 елда – 458,
1989 елда – 399,
2002 елда – 395,
2010 елда – 417,
2017 елда – 356 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.