Биографиясе

1919 елның 18 феврале, Пржевальск шәһәре, хәзерге Кыргызстан Республикасы – 2002 елның 4 марты, Мәскәү.

Кыргыз педагогия институтын тәмамлый (1940 ел, Фрунзе шәһәре). Бөек Ватан сугышында катнаша.

1943 елдан Кыргызстан ССР Хөкүмәте аппаратында инспектор.

1948–1962 елларда Кыргыз педагогия институтының философия кафедрасы мөдире. 1963–1968 елларда СССР Фәннәр академиясе Философия институтының тарихи материализм секторы өлкән фәнни хезмәткәре, 1968–1972 елларда пролетар интернационализм һәм милли мөнәсәбәтләрнең философия проблемалары секторы мөдире (Мәскәү), бер үк вакытта Мәскәү университеты укытучысы.

1972–1988 елларда СССР Фәннәр академиясе Социология институтының милли мөнәсәбәтләр секторы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре милли мөнәсәбәтләр, милләтләрнең үзбилгеләнүе, суверенлык теориясе мәсьәләләренә карый.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Вопросы теории интернационального воспитания. Ташкент, 1980;

Буржуазный национализм: принципы критики. М., 1986;

Национализм в различных измерениях. Алма-Ата, 1990;

Суверенитет как социальный феномен. М., 1994;

Национализм: Словарь-cправ. М., 1998.

Әдәбият

Алексеев П.В. Философы России XIX–XX столетий. М., 2002.