Эчтәлек

XIX йөзнең 2 нче яртысында Казан өязе Рәс авылында яши.

«Сабир» тәхәллүсе белән дә билгеле.

«Кыйссаи Таһир» поэмасы (1877) ахырындагы мәгълүматларга караганда, балачагы Петропавловск шәһәрендә уза, шунда белем ала.

Мануфактура белән сәүдә итә.

Шәрекътә киң таралган ике гашыйкның фаҗигале мәхәббәте турындагы сюжетка нигезләнгән «Кыйссаи Таһир» исемле поэма-легенда авторы.

Ташбасма ысулы белән китап бастыру остасы. Шушы ысул белән татар телендә беренче тапкыр Европа һәм Азия карталарын (1861), шулай ук «Диван-е Ризаи» (1860) исемле шигъри җыентыгын бастыра.

Әдәбият

История татарской литературы нового времени (XIX — начало XX вв.). К., 2003.

Автор — М.И.Әхмәтҗанов