Тарихы СССР Югары Советы Президиумының 1940 ел 17 апрель Указы нигезендә СССР Электростанцияләр халык комиссариатының ТАССРда оешкан төстә эшче көчләр туплау буенча вәкаләтле вәкил конторасы, (СССРның 1946 ел 15 март Законы нигезендә СССР Электростанцияләр министрлыгының ТАССРда оешкан төстә эшче кадрлар туплау буенча вәкаләтле вәкил конторасы итеп үзгәртелә), РСФСР Халык Комиссарлары Советының 1945 ел 14 сентябрь карары нигезендә ТАССР Халык Комиссарлары Советының (1946 елдан  — Министрлар Советы) халыкны яңа җирләргә күчерү бүлеге һәм СССР Министрлар Советының 1947 ел 21 май карары нигезендә СССР Хезмәт резервлары министрлыгының ТАССРда оешкан төстә эшче резервлар туплау буенча вәкаләтле вәкил конторасы (ТАССР Министрлар Советының 1953 ел 26 май карары белән ТАССР Министрлар Советының оешкан төстә эшчеләр туплау бүлеге итеп үзгәртелә) оештырылудан һәм ТАССР Министрлар Советының 1956 ел 22 август карары нигезендә аларның ТАССР Министрлар Советының халыкны яңа җирләргә күчерү һәм оешкан төстә эшчеләр туплау бүлегенә берләштерелүеннән башлана. Бүлек ТАССР Югары Советы Президиумының 1967 ел 31 март Указы белән — ТАССР Министрлар Советының Хезмәт ресурсларыннан файдалану идарәсе, ТАССР Югары Советы Президиумының 1976 ел 8 октябрь Указы белән — ТАССР Министрлар Советының Хезмәт буенча идарәсе, ТАССР Югары Советы Президиумының 1979 ел 22 август Указы белән — ТАССРның Хезмәт буенча дәүләт комитеты, ТАССР Югары Советы Президиумының 1988 ел 18 февраль Указы белән ТАССРның (1992 елдан — ТР) Хезмәт һәм социаль мәсьәләләр буенча дәүләт комитеты, ТР Дәүләт Советының 1996 ел 25 апрель карары белән — ТРның Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү буенча дәүләт комитеты, ТР Дәүләт Советының 2001 ел 11 май карары белән Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек министрлыгы итеп үзгәртелә.

Социаль һәм халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә идарә итү һәм дәүләт сәясәтен камилләштерү гамәлләрен башкара. 1980 елларда аның карамагында гомуми бүлек; гаиләләрне яңа җирләргә күчерү һәм оешкан төстә эшчеләр туплау; хезмәт ресурслары һәм халыкны эш белән тэмин итү; сәнәгать өлкәсендә хезмәт һәм эшче көчләрдән файдалануны контрольдә тоту; төзелештә, транспортта, җитештерү өлкәсенә карамаган тармакларда хезмәт һәм эшче көчләрдән файдалануны контрольдә тоту; агросәнәгать комплексы тармакларында хезмәт һәм эшче көчләрдән файдалануны контрольдә тоту бүлекләре; кадрлар секторы; бухгалтерия; XXI йөз башында хезмәткә түләү; хезмәтне саклау; хокук; ярдәмче-техник; хезмәт өлкәсендә социаль партнёрлык һәм хезмәт мөнәсәбәтләрен коллектив килешүе нигезендә көйләү; берләштерелгән икътисади анализ; дәүләт хезмәт шартлары экспертизасы бүлекләре керә. Башлангыч чорда Министрлык системасына шәһәр һәм район хезмәт бүлекләре (1981 елга кадәр — вәкилләр), хезмәткә урнаштыру бюролары; 1990 еллардан 2005 елга кадәр — шәһәр һәм район халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре; Республика укыту-методика үзәге керә. ТР Президентына, ТР Министрлар Кабинетына (1991 елга кадәр — ТАССР Министрлар Советы) һәм РФнең шул ук исемдәге министрлыгына буйсына. ТР Президентының 2007 ел 14 июнь Указы нигезендә гамәлдән чыгарыла, вазифалары Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына тапшырыла.

Дәүләт комитеты рәисләре — И.Д.Мусаев (1979–1985), Г.Ш.Гыйләҗев (1985–1988), Д.К.Каюмов (1988–1996), Б.Ф.Захаров (1996–2001). Министр — Б.Ф.Захаров (2001–2007).

Автор – Е.Б.Долгов