Тарихы

1678 елдан мәгълүм. 1930 елларга кадәр Ташлы Елга дип атала.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, тегермән, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1238,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Сатыш волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба районында.

Хәзер – Килдебәк авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

ТАССРның 10 еллыгы исем. колхоз оештырыла. Сугыштан соңгы елларда авылда – «Яңа тормыш» (үзәк утары – Килдебәк аывылы), 1960 елдан – «Октябрь» колхозлары, 1994 елдан «Октябрь» күмәк предприятиесе эшли.

Халкы башлыча кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда клуб, мәчет (2018 елдан) бар.

Авыл янында, зираттан ерак түгел археология истәлеге – Мәртен авыллыгы (Алтын Урда чоры болгар ядкәре) табыла.

Халык саны

1782 елда – 70 ир-ат;
1859 елда – 348,
1897 елда – 428,
1908 елда – 533,
1920 елда – 598,
1926 елда – 511,
1938 елда – 478,
1949 елда – 475,
1970 елда – 279,
1979 елда – 182,
1989 елда – 94,
2002 елда – 44,
2010 елда – 44,
2020 елда – 58 кеше (татарлар).