Тарихы

1550 елларда нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Благовещенский исеме белән дә искә алына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук сарык тиресе эшкәртү, челтәр бәйләү, олаучылык кәсепчелеге тарала.

ХХ йөз башында авылда Благовещение чиркәве (1794 елдан эшләгән кечкенә чиркәү урынында 1847 елда төзелә; сакланмаган), чиркәү-приход мәктәбе (1870 елдан эшләгән хосусый мәктәп җирлегендә 1882 елда ачыла; сакланмаган), 3 бакалея кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 445 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Чыпчык волостенда. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Воскресенский, 1927 елның 1 августыннан – Казан авыл, 1935 елның 10 февраленнән – Биектау, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Чыпчык авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1974 – 2018 елларда авылда башлангыч мәктәп (бинасы 1974 елда төзелә) эшли. Архангел Михаил кәшәнәсе (2013 елда төзелә), авыл янында “Серебряный” чишмәсе бар.

Халык саны

1646 елда – 55,
1782 елда – 254 ир-ат;
1859 елда – 354,
1897 елда – 336,
1908 елда – 345,
1920 елда – 566,
1926 елда – 675 (Түбән Бөреле, Красный Сад авылларын да кертеп),
1938 елда – 480,
1949 елда – 403,
1958 елда – 347,
1970 елда – 173,
1989 елда – 152,
2002 елда – 153,
2010 елда – 143,
2017 елда – 149 кеше (руслар – 60%, татарлар – 40%).