- РУС
- ТАТ
Татарстанның Түбән Кама районындагы авыл, Түбән Кама–Кама Аланы автомобиль юлы буенда, Түбән Кама шәһәреннән 27 км көньяк-көнбатыштарак урнашкан
1920 елларда нигезләнә.
Нигезләнгән вакытыннан ТАССРның Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Түбән Кама районында.
Хәзер – Сухарево авыл җирлегендә.
1930 елларда авылда “Болгар” колхозы оештырыла. 1951 елдан берләштерелгән К.Маркс исемендәге колхоз (үзәк утары – Сухарево авылы), 1970 елда “Память Ильича” колхозы итеп үзгәртелә, 1991 елдан авыл – “Болгар” совхозы үзәк утары (хуҗалыкка шулай ук Кызыл Яр, Югары Чишмә авыллары да керә).
1998 елдан “Болгар” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 2018 елдан “Орсис-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.
Халкы башлыча үсемлекчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә.
Авылда мәдәният йорты (1999 елда яңа бина төзелә), китапханә (1940 еллар ахрында ачыла, 1997 елдан мәдәният йорты бинасында), “Алтын бөртек” балалар бакчасы (1990 елдан), “Хәйрия” мәчете эшли.
Авылда төзекләндерелгән “Әниләр чишмәсе” (2018 елда) бар.
Х.К.Исрафилов (Хатыйп Касыймов) (1932–2009) – язучы.
1926 елда – 187,
1938 елда – 469,
1949 елда – 376,
1958 елда – 381,
1970 елда – 522,
1979 елда – 452,
1989 елда – 265,
2002 елда – 259,
2010 елда – 271,
2022 елда – 176 кеше (татарлар – 98%).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.