Биографиясе

1976 елның 13 мартында туган.

Казан финанс-икътисад институтын (1998), Мәскәү «Сколково» идарә мәктәбен (2015) тәмамлый.

2001–2005 елларда Казан шәһәре администрациясенең «Хокук тәртибе» шәһәр фонды башкарма директоры. 2006 елда Казан шәһәре Башкарма комитеты Икътисади үсеш комитетының стратегик планлаштыру һәм территорияләр үсеше бүлеге башлыгы. 2006– 2009 елларда Казан шәһәре Башкарма комитетының Икътисади үсеш комитеты директоры урынбасары.

2009–2015 елларда Универсиада Авылы мэры, Казан шәһәрендә 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы башкарма дирекциясенең генераль директоры урынбасары.

2015–2018 елларда Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры; 2018–2020 елларда Татарстан Республикасы икътисад министры.

2020 елдан Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил – Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе.

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.