Ык елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 34 км. Бассейнының мәйданы 185,6 км2. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгыннан ага. Елга башы Оренбург өлкәсендә, югары агымының берникадәр өлеше – Бөгелмә районында, уртача һәм түбән агымы – Баулы районы территориясендә, тамагы Исергәп авылыннан 1 км төньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 330 м, тамагыныкы – 110 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 35%.

Томбарлының 0,7 дән 6,9 км га кадәр озынлыктагы 11 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,34 км/км2. Туенуы катнаш, яртысыннан күбрәге кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 1-3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 122 мм, ташу агымы катламы 70 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы – 0,33 м3/с.

Суы язын каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 500-1000 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л дан күбрәк.

Елгада суының гомуми күләме 0,5 млн м3лы буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.