10 га якын төре билгеле, Европа, Азия һәм Төньяк Америка елгаларында яши. ТР территориясендә 2 төре бар.

Гади зәңгелә (Ph. phoxinus) Урман Зәе, Бөрсет, Кече Шомбыт, Өлә һ.б. үтә күренмәле чиста сулы, ташлы һәм комлы төпле елга бассейннарының инеш һәм кече елгаларында яши; калын кыска гәүдәле, 5–7 см озынлыктагы зур булмаган балык, бер-берсенә ятмаган бик вак тәңкәле; сырты коңгырт-яшел; үрчү чорында аеруча ачык төскә керә.

Күл зәңгеләсе (Ph.percnurus) йомык сулыкларда яши; гәүдәсе 12,5 см озынлыкта; бер-берсенә яткан тәңкәләре эре яки уртача зурлыкта; сырты кара, күпсанлы кара таплар белән капланган. 1–2 елдан җенси яктан өлгерә. Гади зәңгелә уылдыкны өлешләп язын, күл зәңгеләсе җәен чәчә. Үрчемлелеге 18,7 мең уылдык бөртеге. Судагы умырткасызлар, балык маймычлары, сирәк кенә суүсемнәр белән туклана.

Кәсәбәчелек әһәмияте юк.

Гади зәңгелә ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Күл зәңгеләсе