Биографиясе

1780 ел, Марбург шәһәре, Германия — 1855 елның 13 декабре, Петербург губернасы, Царское Село өязе Иске Калитино авылы.

Дворяннар нәселеннән.

1806–1809 елларда Законнар төзү комиссиясе советында мөхәррир ярдәмчесе, 1 нче экспедиция (гражданлык законнары) башлыгы ярдәмчесе, секретарь (Санкт-Петербург).

1809–1811 елларда Казан университетының — гражданлык һәм җинаять эшләре буенча мәхкәмә процессы, политэкономия һәм статистика, 1814–1817 елларда — табигый, сәяси һәм халык хокукы кафедралары; Дерпт университетының 1811–1814 елларда — дәүләт һәм халык хокукы, 1817–1821 елларда — Лифляндия хокукы, 1821–1826 елларда — Россия теоретик һәм гамәли хокук белеме кафедралары ординар профессоры.

Карашлары буенча хокук белгече В.Блекстон һәм икътисадчы А.Смит юлын дәвам итүчеләрдән санала.

Россия хокукын өйрәнүгә өлеш кертә.

Хокук буенча яшәп килгән тармакларга аңлатмалар төзүче.

Җинаять эшләре хокукы, политэкономия буенча уку ярдәмлекләре һәм программалар авторы.

Хезмәтләре

Начальные основания уголовного права. СПб., 1814;

Исследование правил политической экономии по системе Адама Смита. СПб., 1817.

Әдәбият  

Булич Н.Н. Из первых лет Казанского университета (1805–1819). К., 1891. Ч. 2;

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Юрьевского, бывшего Дерптского, университета (1802–1902). Юрьев, 1902. Т. 1.;

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). К., 1904. Ч. 2.

Автор — Д.М.Госманова