- РУС
- ТАТ
хирург, сәламәтлек саклау өлкәсе эшлеклесе, ТАССРның атказанган табибе (1966)
1920 елның 6 июне, Казан – 2017 елның 28 марты, шунда ук.
Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1952), Казан шәһәре Дзержинский районының сәламәтлек саклау бүлеге мөдире булып эшли, бер үк вакытта 7 нче шәһәр хастаханәсендә табиб-хирург.
1956–1982 елларда ТАССР сәламәтлек саклау министры урынбасары, 1984–1997 елларда Республика медицина профилактикасы үзәге методика кабинеты мөдире.
Хезмәтләре Татарстанда сәламәтлек саклау тармагының барлыкка килүе һәм үсешен өйрәнүгә, дәвалау-физкультура эшчәнлеген оештыру мәсьәләләренә карый.
Бөек Ватан сугышында катнаша.
2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Успехи и перспективы развития здравоохранения Татарии // Казан. медицина журн. 1969. № 3;
Организация борьбы с трахомой в ТАССР // Казан. медицина журн. 1970. № 4 (автордаш);
Некоторые итоги и задачи борьбы с туберкулёзом в Татарской АССР // Казан. медицина журн. 1977. № 2.
Павлухин Я.Г. История медицины Татарстана в лицах. К., 1997.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.