Биографиясе

1839 елның 4 апреле, Херсон шәһәре – 1912 елның 13 апреле, Киев шәһәре.

Киев университетының медицина факультетын тәмамлаганнан соң (1861 ел), шунда ук өяз табибе вазифасында калдырыла, 1864–1868 елларда факультет хирургия клиникасы директоры ярдәмчесе.

1868–1874 елларда Европа клиникаларында стажировка уза.

Франция-Пруссия сугышында катнаша (1870–1871 еллар).

1874 елдан – Александр исемендәге хастаханә (Санкт-Петербург), 1886 елдан Киев шәһәр хастаханәсе ординаторы.

1893–1897 елларда Казан университетының оператив хирургия кафедрасы мөдире, 1897 елдан ординар профессоры.

1898–1912 елларда Киев университетында.

Хезмәтләре офтальмологиягә, оператив хирургиягә карый.

Хезмәтләре

К учению о заживлении ран роговицы. Киев, 1870.

Исследование о нагноении кости // Мед. вестн. 1872. № 4–5.

К вопросу о лечении грыж // Врач. 1890. № 34–36.

Краткий исторический очерк развития хирургии // Уч. зап. Казан. университета. 1894. Т. 61, кн. 1.

Әдәбият

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). Казань, 1904. Ч. 2.

О.А.Рустицкий: Некролог // Ист. вестн. 1912. Т. 128, № 6.

Казанский государственный медицинский университет (1804–2004) гг.): Биогр. словарь. Казань, 2004.