Мәкаләдә татар дин белгече Закир Аюхановның (1889–1961) дини-хокукый методологиясе тасвирлана, ул аның рибачылык турында монографик тикшеренүләрен анализлау нигезендә ачыклана. Әлеге методологиянең үзенчәлеге мөселман хокукының традицион логик-рационалистик методларын кире кагудан гыйбарәт, аерым алганда охшашлык (кыяс), исламның беренчел чыганакларындагы күрсәтмәләрне туры мәгънәдә тану, шулай ук дини положениелар тәгъбир ителгән тарихи шартларны мәҗбүри күздә тоту. З.Аюханов тарафыннан тәкъдим ителгән методлар мөселман хокукын үзгәртеп коруга альтернатив юл күрсәтә, алар нигезендә ул рибаячылыкның коръәндә тыелганлыгын үзенчә аңлый.

Сылтама ясау өчен: Зарипов И.А. Закир Аюханов и проблемы захиритской методологии в татарском богословии начала ХХ века // Научный Татарстан. 2013. №3. С.13–19.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Ислам Әмир улы Зарипов, тарих фәннәре кандидаты, өлкән фәнни хезмәткәр, Татарстан Фәннәр акаемиясенең Ислам тикшеренүләре үзәге.