- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (1945 елның 24 марты), подполковник
1918 елның 25 декабре, Казан губернасы, Чистай өязе (хәзерге Яңа Чишмә районы) Петропавел Бистәсе авылы – 1970 елның 19 ноябре, Казан шәһәре.
Чистай шәһәрендә рабфак (1935), Казан университетын (1940), Ф.Э.Дзержинский исемендәге РККА артиллерия академиясен тәмамлый (1948).
1941 елдан Кызыл Армия сафларында.
1941 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 5 нче армия 696 нчы истребитель-танкка каршы артиллерия полкында батарея командиры. Көньяк-Көнбатыш, Көнбатыш һәм 3 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Киев оборона операциясендә (1941 ел), Ржев–Вязьма (1943 ел), Белоруссия (1944 ел), Вильнюс (1944 ел) һәм Көнчыгыш Пруссия (1945 ел) һөҗүм операцияләрендә катнаша.
Дарсунишкис авылы янында Неман елгасын кичкәндә (Кайшядорис районы, Литва) батырлык күрсәтә. 1944 елның 17 июлендә батареяның каршы ярга йөзеп чыгуына җитәкчелек итә; дошманның берничә тубын һәм пулеметын, 2 пехота төркемен сафтан чыгара.
1945 елның апрелендә 5 нче армия Ерак Көнчыгышка күчерелә. 1945 елның августында Ф.П.Савельев аның сафларында совет-япон сугышында катнаша. Сугыштан соң хезмәтен Совет Армиясендә дәвам итә. 4 нче Дәүләт үзәк полигонында («Капустин Яр») хезмәт итә.
1952 елдан запаста. Казанда яши.
Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Яңа Чишмә авылында аның исеме белән урам атала, мемориаль такта куела. Ф.П.Савельев исеме Казанның Җиңү паркындагы Геройлар пантеонында мәңгеләштерелә.
Ханин Л. Герои Советского Союза – сыны Татарии. Казань, 1969;
Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;
Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 134;
Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2023. Т. 3. С. 69, 72, 88.
Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.