Минеральләшкән грунт сулары, җыелып торган яки агымсулар тәэсирендә формалаша.

Профильнең өске өлеше торфлы (20–100 см һәм артыграк), асты глейланган гумуслы һәм минераллы горизонтлардан тора. Торфның көллелеге 100% тан артык, тирәлек реакциясе аз ачылыклы яки нейтраль.

ТРда 2 астибы бар: торфлы глей (50 см дан кимрәк калынлыктагы торфлы-черемәле горизонт) һәм торфлы (50 см дан артык) туфраклар. Гомуми мәйданы 19,1 мең га.

Урманлы, сазлыклы җирләрне билиләр, печәнен чабып алу, көтү йөртү өчен файдаланылалар.

Мелиорация үткәрелгән очракта, авыл хуҗалыгы культураларын үстерергә яраклы.