Мәкаләдә Һ.Такташ шигърияте 1910–1920 еллар татар һәм рус шигърияте үсешенең төп тенденцияләре контекстында өйрәнелә. Һ.Такташның шигърият системасы XX йөз башы татар әдәбиятында дөнья күренешләре алмашу күзлегеннән тикшерелә. Һ.Такташның шигърият системасы үзенчәлекләре һәм аның эволюция этаплары В.Маяковскийның лирика системасы белән чагыштыруда билгеләнә. Маяковский һәм Такташта шигърият турында теоретик күзаллауларда охшашлыклар һәм аерымлыклар ачыклана. Такташ шигърияте белән Маяковский шигърияте охшашлыгы совет поэзиясендә интегратив процесслар нәтиҗәсе буларак һәм рус һәм татар шагыйрьләренең дөньяны тою охшашлыгы буларак тикшерелә.

Сылтама ясау өчен: Ибрагимов М.И. Творчество Х.Такташа в контексте татарской и русской поэзии 1910–1920-х гг.: проблемы поэтики // Научный Татарстан. 2011. №1. С.164–172.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Марсель Илдар улы Ибраһимов, филология фәннәре кандидаты, доцент.