Тарихы

Авылга XIX йөзнең беренче яртысында нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1890 елгы мәгълүматлар буенча авылда су тегермәне була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 836 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Иваново волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Баулы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Баулы районында.

Хәзер Яңа Зареченский авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда Киров исемендәге колхоз оештырыла, 1949 елда аның составына “Марс” колхозы керә, 1957 елда “Баулы” колхозы составында, 1986 елда – “Нива” колхозы. 1995 елдан “Нива” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы күбесенчә кырчылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1950 – 2014 елларда  башлангыч мәктәп эшли.

Авылда клуб, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты бар (1965 елда төзелгән клуб бинасына урнаша).

Халык саны

1859 елда – 183,
1889 елда – 250,
1897 елда – 337,
1920 елда – 409,
1926 елда – 424,
1938 елда – 362,
1958 елда – 320,
1970 елда – 268,
1979 елда – 206,
1989 елда – 122,
2002 елда – 221,
2010 елда – 235,
2015 елда – 210 кеше (удмуртлар).