Тарихы

XVII йөзнең беренче яртысында татарлар тарафыннан нигез салына. 1840 елларда авылга руслар килеп урнаша.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук олаучылык, тимерчелек, сәүдә эше кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында XVIII йөздә көчләп чукындырылган татарларның бер өлеше яңадан исламга кайта.

XX йөз башында авылда Петропавел чиркәве (1892 елда ачыла, архитектура истәлеге, өлешчә сакланган), мәчет (1907 елдан), мәктәп, миссионерлык мәктәбе (1871 елдан), К.А.Лихачёвның күн заводы (1870 елдан), 2 су тегермәне була.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1747,7 дисәтинә тәшкил итә.

Авыл янында Турдали авылы урнаша (1850 елгы мәгълүматлар буенча, анда 213 кеше яши), 1950 еллар башыннан Кырынды авылы составына керә.

Административ-территориаль буйсынуы

1919 елга кадәр авыл – Вятка, 1919 елдан – Казан, 1920 елдан – Вятка губернасының Алабуга өязе Мөшек волостенда. 1921 елның гыйнварыннан – ТАССРның Алабуга (июньгә кадәр өяз), декабреннән – Әгерҗе, 1924 елдан – Алабуга кантонында.

1927 елның 14 февраленнән – Әгерҗе, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Хәзер Кырынды авыл җирлеге үзәге.

1920 еллардагы рәсми документларда 2 торак пункт: Татар һәм Рус Кырындысы буларак билгеле, алга таба бер торак пункт булып кала.

Хуҗалык итү рәвеше

Халкы күбесенчә “Ак Барс – Әгерҗе” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2011 елга кадәр авылда урта гомуми белем бирү мәктәбе эшли, башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә.

Хәзерге вакытта балалар бакчасы, мәдәният йорты (башта мәчет бинасында урнаша, 1955 елда яңа бина төзелә, 1983 елда яна), китапханә, кино җайланмасы, 2 мәчет (1992, 1995 еллардан) бар.

Күренекле кешеләре

Э.Ф.Әхмәтова (1978 елда туган) – “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары;

Г.Г.Галиев (1928–2018) – язучы, ТР Язучылар берлеге әгъзасы.

Халык саны

1744 елда – 18 ир-ат;
1859 елда – 249,
1887 елда – 800,
1905 елда – 963,
1920 елда – 1046,
1926 елда – 907,
1938 елда – 885,
1958 елда – 1156,
1970 елда – 990,
1989 елда – 723,
2002 елда – 643,
2015 елда – 622 кеше (татарлар).