Поселок 1910 елларда нигезләнә. Баштагы исеме – Константино-Еленовск.

Административ-территориаль буйсынуы

1919 елга кадәр авыл – Вятка, 1919 елдан – Казан,  1920 елдан – Вятка губернасының Алабуга өязе Кучуково волостенда. 1921 елның гыйнварыннан – Алабуга (июньгә кадәр өяз), декабреннән – ТАССРның Әгерҗе, 1924 елдан Алабуга кантонында.

1927 елның 14 февраленнән – Әгерҗе, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Хәзер Кырынды авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1939 елда поселокта колхоз оештырыла. 1944 елда “Йолдыз” һәм “Сосновка” колхозларына бүленә. 1950 елда “Йолдыз” колхозы Чапаев исемендәге колхоз составына керә. 1995 елдан “Йолдыз” акционерлык җәмгыяте, 2005 елдан “Ак Барс холдинг компаниясе (Ак Барс Әгерҗе). 2016 елдан “Ак Барс – Әгерҗе” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халык саны

1920 елда – 85,
1926 елда – 61,
1938 елда – 89,
1958 елда – 66,
1970 елда – 46,
1979 елда – 66,
1989 елда – 24,
2002 елда – 27,
2010 елда – 25,
2015 елда – 21 кеше (руслар, татарлар).