Эчтәлек

1825 ел, Казан – 1889 ел, шунда ук.

Башта Оренбург губернасының Богырыслан шәһәрендә сәүдә белән шөгыльләнә, аннан соң Казанда сәүдәгәр А.С. Меркулов белән бергә үзләренең предприятиесен оештыра.

А.Н. Свешников – 1851 елда Казанның Адмиралтейство бистәсендә чуен кою заводы хуҗасы («Урак һәм Чүкеч» заводы). Анда башлыча кораблар ремонтлана.

А.Н. Свешников шулай ук – йортлар хуҗасы; шәһәр ихтыяҗлары өчен төрле эшләр башкара (мәсәлән, 1873 елда шәһәр халкына – азык-төлек, полиция һәм янгын сүндерү командаларына кием-салым һ.б. кирәкле әйберләр кайтарта).

1857–1860 елларда А.Н. Свешников – Казан шәһәр магистраты ратманы, 1871–1877 елларда Казан шәһәр Думасы гласные. Янгыннан соң шәһәр театрын яңадан төзү (1874), Казанда реаль училище ачу (1875) комиссияләре эшчәнлегендә катнаша.

1871–1874 елларда Казан җәмәгать банкы директоры иптәше (урынбасары), 1875–1879 елларда Казан җәмәгать банкының исәпкә алу комитеты әгъзасы, 1873 елдан Үзара кредитлашу җәмгыятенең ревизия комиссиясе әгъзасы.

1881 елда А.Н. Свешников Казан биржа комитеты старейшинасына кандидат итеп сайлана. 1882 елдан Казан икътисад җәмгыятенең хакыйкый әгъзасы. Гостиный двор попечителе.

Анна тасмасында – көмеш, Станислав тасмасында алтын медаль белән бүләкләнә.

Әдәбият

Золотые страницы купечества, промышленников и предпринимателей Татарстана. Казань, 2001. Т. 2.