- РУС
- ТАТ
тарих фәненең тарихи, башлыча язма чыганакларны өйрәнү һәм файдалану теориясен, методологиясен, тарихын эшләү белән шөгыльләнүче тармагы
Чыганакларны өйрәнү гыйлеме ярдәмче тарих фәннәре белән тыгыз бәйләнгән.
Казан төбәгендә «фәнгә кадәрге», гамәли чыганакларны өйрәнү гыйлеме элементлары Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларында формалаша һәм текстка, язма традицияләргә мөнәсәбәттә, гыйбадәт кылуларда, дини бәхәсләрдә, публицистикада, тәрҗемә сәнгатендә, актлар, ярлыклар, шартнамәләр төзүдә һ.б. да урын ала. Татар ханлыклары Рус дәүләте тарафыннан яуланганнан соң чыганакларны өйрәнү гыйлеме XVII йөздә – XIX йөз башында тарихи хезмәтләрдә һәм әдәби әсәрләрдә чагылыш таба. (Кадыйр Галибәкнең «Елъязмалар җыентыгы», Х.Мөслиминең «Тәварихы Болгарийә»се һ.б.). Кама-Идел төбәге территориясендәге сугышлар, Казанда күп тапкырлар кабатланган янгыннар, миссионерлар погромнары һ.б. нәтиҗәсендә борынгы һәм урта гасырлар татар тарихи әсәрләре сакланмаган диярлек. Бу Идел буе һәм Урал алды халыклары тарихын өйрәнүне кыенлаштыра.
Чыганаклрның аерым бер категориясе — халык-төбәкчелек тарихы әдәбияты ядкәрләре (шул исәптән гаилә риваятьләре, шәҗәрәләр). Тарихи әдәбиятның бу төре татарларда XVIII–XIX йөзләрдә әсәрләрнең яңа юнәлеше — «җирле тарихлар», ягъни авыллар, салалар, шәһәрләр тарихы барлыкка килүнең һәм үсешенең нигезен хасил итә. Чыганаклар башлыча шәхси сыйфатларга ия (шул исәптән актлар, кулъязмалардагы колофон (әсәрнең иҗат ителүе яки күчерелүе турында мәгълүматлар китерелгән) язмалар, хуҗа тарафыннан өстәлгән язулар). Татар язма чыганакларының тагын бер төре — тарихи җырлар (шул исәптән болгар кызлары, Сөембикә, лашманнар турында).
Казан төбәгендә чыганакларны өйрәнү гыйлеме фән буларак XIX йөздә формалаша. Аның үсешенә 1804 елда Казан университеты ачылу һәм аның каршында Көнчыгыш телләр бүлеге оештырылу булышлык итә. XIX йөзнең 1 нче яртысыннан Казанда шәрекъ чыганакларын барлау һәм өйрәнү белән Х.М.Френ, К.Ф.Фукс, Ф.И.Эрдман, И.Н.Березин, И.И.Хәлфин, А.К.Казимбәк, О.М.Ковалевский, В.П.Васильев, Г.Чокрый, Г.Утыз-Имәни, Г.С.Саблуков, И.Ф.Готвальд, Н.Ф.Катанов һ.б. шөгыльләнәләр. Аларның эшчәнлеге нәтиҗәсендә «Кыйссаи Йосыф» әсәре, Ибне Фазлан, И.Бикмөхәммәдов язмалары һ.б. нәшер ителә. Казан университеты каршында Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте оештырылганнан (1878) соң, чыганакларны өйрәнү гыйлеме алга таба үсеш кичерә. Идел-төбәге халыклары тарихына караган чыганакларны төрле елларда барлау һәм өйрәнү белән Н.П.Загоскин, Н.А.Фирсов, И.А.Бодуэн де Куртенэ, В.В.Радлов, Ш.Мәрҗани, Г.Н.Әхмәров, М.С. Аитов, В.Г.Тизенгаузен, К.Насыйри, Г.М.Рәхим һ.б. шөгыльләнә. Шәрекъ чыганакларын өйрәнү нәтиҗәсендә Казанда И.И.Хәлфин «Әхвале Чыңгыз хан вә Аксак Тимер» (1819; 2 нче басма — 1822), Әбелгазый Бахадур ханның «Шәҗәрәи-төрек» (1825), А.К.Казимбәк Сәед Мөхәммәд Ризаның «Ассәб Сәйяр» («Җиде планета», 1832) әсәрләрен, И.Н.Березин «Шәрекъ тарихчылары китапханәсе» сериясендә XVI–XVII йөзләр хан ярлыклары текстларын («Шәйбанинамә», Кадыйр Галибәкнең «Елъязмалар җыентыгы», «Тәварихы Рәшиди», 1849–54), Х.Мөслиминең «Тәварихы Болгарийә»сен, Н.И.Ильминский Заһиретдин Бабурның «Бабаурнамә»сен һ.б. ны бастырып чыгаралар. Дөнья күргән чыганаклар беренче тапкыр В.В.Вельяминов-Зернов тарафыннан аның «Касыйм патшалары һәм ханзадәләре турында тикшеренү» («Исследование о касимовских царях и царевичах», ч.1–2, СПб., 1863–87 хезмәтендә фәнни әйләнешкә кертелә һәм тәнкыйди анализлана. Рус елъязмалары һәм төрки-татар чыганаклары (аларны үзара чагыштырып) Г.Н.Әхмәров, Һ.М.Атласи хезмәтләрендә файдаланыла. Кырым ханлыгы тарихы буенча 1850 еллардагы документлар текстологик эшкәртүдә Х.Фәезханов тарафыннан «Кырым ханлыгы тарихы буенча Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү баш архивыннан алынган материаллар» (В.В.Вельяминов-Зернов мөхәррирлегендә) («Материалы для истории Крымского ханства, извлеченные из Московского главного архива МИД» (1864) җыентыгында бастырыла, 1860 елларда ул Касыйм шәһәрендәге эпиграфик истәлекләрне тикшерә. Казан төбәгенең язма истәлекләрен өйрәнү белән Ш.Мәрҗани шөгыльләнә.
Чыганакларны өйрәнү гыйлеме мәсьәләләре теоретик-методологик яссылыкта Казан университеты укытучыларының лекция курсларында карала. 1846/47 уку елында Россиядә беренчеләрдән буларак профессор Н.А.Иванов рус тарихыннан күзәтү-лекция укый, анда чыганакларны өйрәнү гыйлеме курсы буенча чыганаклар анализлана. Рус историографиясе һәм чыганакларны өйрәнү гыйлеме курсын системалы уку нигезләрен профессор Д.А.Корсаков башлап җибәрә. 1880/81 уку елыннан башлап 30 ел дәвамында диярлек аның тарафыннан «Рус тарихы фәненә кереш» махсус диcциплинасы укыла. Бу курсны укуда профессор П.Г.Архангельский аның дәвамчысы була.
Тарих-филология факультеты ябылганнан соң (1921), Казан университетында чыганакларны өйрәнү гыйлемен укыту тукталып тора (1944 елдан кабат укытыла); чыганакларны өйрәнү гыйлеме курсын В.И.Пономарев укыта башлый. Чыганакларны өйрәнү гыйлемен укыту белән Г.Н.Вульфсон, Ш.М Мөхәммәдьяров һәм чыганакларны өйрәнү гыйлеме буенча укыту-методик әсбаплар, Татарстан тарихы буенча документлар җыентыклары автордашы Н.М.Силаева шөгыльләнә. Казан университеты галимнәре тарафыннан төбәк тарихы буенча чыганаклар нәшер ителә — «Казан төбәге тарихы буенча документлар. XVI йөзнең 2 нче яртысы – XVII йөз уртасы» («Документы по истории Казанского края. Вторая половина XVI – середина XVII вв.», 1990; төзүчеләр И.П.Ермолаев, Д.Г. Мостафина), «Татарстан тарихы буенча хрестоматия (XIX йөзнең II яртысы – ХХ йөз башы» («Хрестоматия по истории Татарии (II пол. XIX – нач. ХХ вв.», 1979; төзүче Г.Н.Вульфсон) һ.б. дөнья күрә.
Татар чыганакларын ачыклау-барлауга, классификацияләүгә һәм өйрәнүгә М.Г.Госманов зур өлеш кертә («XVII — XVIII йөзләр татар тарихи чыганаклары» — «Татарские исторические источники XVII — XVIII вв», 1972; «Җүчи Олысының XIV — XVI йөзләр ярлыкаш актлары» — «Жалованные акты Джучиева Улуса XIV — XVI вв.», 1979). Аның тарафыннан табылган Алтын Урда тарихына нисбәтле документлар урта гасырларны өйрәнүдә чыганакларны өйрәнү гыйлемендәге бушлыкларны тулыландыра. Феодализм дәверенең татар нарратив истәлекләре дә (Кадыйр Галибәкнең «Елъязмалар җыентыгы», билгесез авторның «Дәфтәре Чыңгызнамә»се, Х.Мөслиминең һәм Т.Ялчыголның Идел буе Болгар дәүләте тарихы буенча әсәрләре, шәҗәрәләр һ.б.) аның тикшеренүләре объекты була. Галимнең хезмәтләрендә татар чыганакларны өйрәнү гыйлеменең халәте җентекләп тикшерелә, үзенчәлекләре ачыклана. 1963 елда М.Г.Госманов җитәкчелегендә археографик экспедицияләр уздыру өчен Казан университетында даими төркем төзелә. 1989 елда университетта историография һәм чыганакларны өйрәнү гыйлеме кафедрасы оештырыла (А.Л.Литвин, Н.М.Силаева, А.А.Сальникова, Б.Ф.Солтанбәков, В.В.Астафьев, С.Ю.Малышева һ.б.).
2001 елда Казан университеты галимнәре тарафыннан «Казан өязенең 1647–1656 еллар писцовый кенәгәсе» («Писцовая книга Казанского уезда 1647–1656 годов»); җаваплы мөхәррирләр Н.М.Рогожин, М.Г.Госманов; төзүчеләр И.П.Ермолаев, Д.Г.Мостафина) нәшер ителә.
XX йөз уртасыннан Казан университетының фәнни китапханәсе кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә шәркый-төрки һәм рус телендәге чыганакларны тикшерү эшләре алып барыла (А.С. Фәтхиев, В.И. Шишкин, Җ.С.Миңнуллин, Д.Г.Мостафина һ.б.).
1920–1930 елларда чыганакларны өйрәнү гыйлеме шулай ук Академүзәкнең Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыятендә үсеш кичерә. Н.Н.Фирсов, М.Г.Худяков, Г.Г.Ибраһимов, Г.С.Гобәйдуллин һ.б. ның хезмәтләрендә татар халкы, Октябрь революциясе, эшчеләр тарихына һ.б. га нисбәтле чыганаклар анализлана. Татарстан тарихының төрле чорларына багышланган җыентыклар нәшер ителә: «Казан Октябре. 1917 ел революциясе хроникасы» («Казанский Октябрь. Хроника революции 1917 г.», ч.1, 1926; төзүче Е.Грачев), «Казан өчен көрәш: 1918 елда чехлар-учредительләр интервенциясе турында материаллар җыентыгы» («Борьба за Казань: Сборник материалов о чехо-учредиловской интервенции в 1918 г.», 1924), «Татарстанда пролетар диктатураның беренче елы» («Первый год пролетарской диктатуры в Татарии», 1933; М.Вольфович, С.Гафуров мөхәррирлегендә), «Татарстан тарихы материалларда һәм документларда» («История Татарии в материалах и документах», М., 1937; Н.Л.Рубинштейн мөхәррирлегендә), « XIX йөзнең 50–70 елларында аграр мәсьәлә һәм крәстияннәр хәрәкәте: Татарстанның XIX йөзнең икенче яртысы тарихы буенча материаллар» («Аграрный вопрос и крестьянское движение 50–70-х гг. XIX в.: Материалы по истории Татарии второй половины XIX в.», ч.1, М.–Л., 1936; В.П. Волжин мөхәррирлегендә), «Алтын Урдага нисбәтле материаллар җыентыгы» («Сборник материалов, относящихся к Золотой Орде», М. — Л., 1941; җаваплы мөхәррир П.П. Иванов). Кулъязма ядкәрләрне, шул исәптән хан ярлыкларын барлауга һәм өйрәнүгә С.Г.Вахиди зур өлеш кертә (к. Сәхибгәрәй хан ярлыгы).
1922–1924 елларда Г.С. Гобәйдуллин һәм Г. Рәхим сакланган чыганаклар нигезендә татар әдәбияты тарихы буенча өч томлы «Татар әдәбияты тарихы» хезмәтен әзерлиләр. Ә.Вәлиди Ибне Фазлан сәяхәте турындагы язмаларны табып, аларны 1920 елларда бастырып чыгара. Борынгы төрки халыклар тарихына нисбәтле чыганакларны барлау һәм тикшерү белән шулай ук С.Н.Максуди, Г.Баттал, А.Айда, Ә.Тимер, 1920–1940 елларда татарларның революцион хәрәкәте тарихына кагылышлы документларны туплау һәм нәшер итү белән Испарт («Пути революции» журналын чыгара) шөгыльләнә. Бөек Ватан сугышы елларында чыганакларны өйрәнү гыйлеме мәсьәләләрен тикшерү эше вакытлыча туктала. Кайбер татар чыганакларын (Алтын Урда тарихы буенча, аерым алганда, «Идегәй» дастанын; кара «Татарстан партия оешмасында масса-политик һәм идеология эшенең торышы һәм аны яхшырту чаралары турында») өйрәнү тыела.
Сугыштан соңгы чорда, ике томлык Татарстан тарихын әзерләү белән бәйле рәвештә, чыганакларны өйрәнү гыйлеме буенча эш көчәя. 1940 елларда — 1950 еллар башында төбәктә крәстияннәр хәрәкәтенә, Бөек Ватан сугышына нисбәтле чыганаклар нәшер ителә: «1861 елгы Бизнә күтәрелеше» («Безднинское восстание 1861 г.», 1948; төзүчеләр А.И.Сочалов, Г.Н.Вульфсон, җаваплы мөхәррирләр А.И.Ямпольская, Д.С.Гутман), «Бөек Октябрь Социалистик революциясе алдыннан Казан губернасында крәстияннәр хәрәкәте» («Крестьянское движение в Казанской губернии накануне Великой Октябрьской Социалистической революции», 1950; Е.И.Устюжанин мөхәррирлегендә), «Татарстан АССР Бөек Ватан сугышы елларында» («Татарская АССР в годы Великой Отечественной войны», 1948).
1950 еллардан чыганакларны өйрәнү гыйлеме СССР ФА Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институты эше белән бәйле. Төбәктә социалистик төзелешкә, ТАССР тарихына кагылышлы чыганакларга зур игътибар бирелә, документлар һәм материаллар җыентыклары бастырылып чыгарыла: «1905–07 елларда Татарстанда революцион хәрәкәт» («Революционное движение в Татарии в 1905–07 гг.», 1957; Х.Х.Хәсәнов мөхәррирлегендә), «Татарстанда Совет хакимиятенең ныгуы (1917 елның октябре — 1918 елның июле)» («Упрочение Советской власти в Татарии (октябрь 1917 – июль 1918)», 1964; Н.А.Адрианов мөхәррирлегендә), «Татарстан АССР төзелү» («Образование Татарской АССР», 1963; И.М.Климов мөхәррирлегендә), «ТАССРның төзелүе һәм дәүләти-хокукый хәле. (1917–1926)» («Образование и государственно-правовое положение ТАССР (1917–1926)», ч.1., 1960; Р.Н. Фәтхуллин мөхәррирлегендә), «Татарстан Бөек Ватан сугышы чорында (1941–1945)» («Татария в период Великой Отечественной войны (1941–1945)», 1963; И.М.Климов, А.М.Җәләлов мөхәррирлегендә), «Татарстан пролетар революция җиңүе өчен көрәштә (1917 елның феврале–октябре)» («Татария в борьбе пролетарской революции (февраль–октябрь 1917)», 1957; М.К.Мөхәрәмов, В.П.Тимофеев, С.Н.Фомичев мөхәррирлегендә), «1927–1937 елларда ТАССРның авыл хуҗалыгын күмәкләштерү» («Коллективизация сельского хозяйства ТАССР 1927–1937 гг.», 1968; А.М.Җәләлов, Е.И.Устюжанин мөхәррирлегендә), «Татарстанда мәдәни төзелеш. 1917–1941» («Культурное строительство в Татарии. 1917–1941», 1971; төзүчеләр М.Б.Кочурова, Р.Ш.Хәкимова), «Татарстанда мәдәни төзелеш» («Культурное строительство в Татарии (1941–1970)», 1976; М.К.Мөхәрәмов, М.З.Тутаев, мөхәррирлегендә) һ.б. Шулай ук «Октябрь алдыннан Казан губернасы крәстияннәренең революцион көрәше» («Революционная борьба крестьян Казанской губернии накануне Октября», 1958; И.М.Ионенко мөхәррирлегендә) «1926–1941 елларда ТАССРны индустрияләштерү» («Индустриализация ТАССР 1926–1941 гг.», 1968).
1980 елда «Татарстан чыганакларны өйрәнү гыйлеме буенча тикшеренүләр» («Исследования по источниковедению Татарии») китабы басылып чыга, анда төбәкнең революциягә кадәрге тарихы һәм ТАССР тарихы мәсьәләләре тикшерелә (Р.Г.Әмирханов, В.М.Плужников, Җ.И.Гыйльманов, И.Г.Гыйззәтуллин, Ю.И.Смыков, Р.Г.Фәхретдинов, Ә.Г.Мөхәммәдиев һ.б.).
1940–1960 елларда Ә.Н.Курат Алтын Урда һәм Кырым ханлыгы ханнарының берничә ярлыгын һәм юлламасын фәнни әйләнешкә җибәрә. Чыганакларны өйрәнү гыйлеменә, крәстияннәр сугышлары заманы татар чыганакларын өйрәнүгә С.Х.Алишев үз өлешен кертә («Татар телендәге XVIII йөз тарихи чыганаклары» — «Исторические источники XVIII в. на татарском языке», Уфа, 1973; «1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышы баш күтәрүчеләренең татар телендәге документлары» — «Документы повстанцев Крестьянской войны 1773–1775 на татарском языке» («Советские архивы» журналында басыла, 1973, №5), «Крестьяннар сугышында татарлар» («С.Разин восстаниесенә 300 ел») («Казан утлары» журналында басыла, 1970, №7) һ.б.). Аның тарафыннан Г.Г.Ибраһимов әсәрләренең язучының тарихи хезмәтләрен үз эченә алган алган 7 нче томы төзелә һәм текстологик яктан әзерләнә.
М.И.Әхмәтҗанов татар нәселләренең һәм гаиләләренең шәҗәрәләрен, Нугай Урдасы тарихы буенча чыганаклар таба һәм аларны тикшерә («Нугай Урдасы: Татар халкының тарихи мирасы», 2002).
Вакытлы матбугат тарихына нисбәтле чыганакларны өйрәнүдә Р.Г.Әмирхановның өлеше зур. 1988 елда Казан галимнәре 1773–1775 еллардагы Крәстияннәр кузгалышы тарихы буенча беренчел чыганаклар комплексын фәнни әйләнешкә кертәләр. «Идел буенда һәм Урал янында Пугачев хәрәкәте җитәкчеләренең өндәмәләре һәм хат алышуы» («Воззвания и переписка вожаков Пугачевского движения в Поволжье и Приуралье», төзүчеләр М.Г.Госманов, С.Х.Алишев, И.А.Гыйләҗев, Ф.М.Хисамова) җыентыгы басылып чыга. Тарихи чыганакларны өйрәнү гыйлеме белән бергә әдәби чыганакларны өйрәнү гыйлеме үсеш кичерә (Г.М.Халит, Х.Х.Хисмәтуллин, М.В.Гайнетдинов, М.Х.Гайнуллин, Ш.Ш.Абилов, М.Х.Хәсәнов, Н.Г.Юзиев, Я.Г.Абдуллин һ.б.). 1996 елда ТР ФАнең Тел, әдәбият һәм тарих институты җирлегендә ТР ФАнең Тарих институты оештырыла, аның галимнәре чыганакларны өйрәнү гыйлеме өлкәсендәге, текстологик тикшеренүләрне дәвам итәләр.
1990 еллар башында С.Л.Князев тарафыннан XVII–XX йөзләрдә Татарстан территориясендә нефть һәм газ табу, чыгару тарихы буенча чыганаклар нәшер ителә — өч томлык «Татарстан Республикасының нефте һәм газы: Документлар, цифрлар һәм материаллар» («Нефть и газ Республики Татарстан: Сборник документов, цифр и материалов», т.1–3, М., 1993) дөнья күрә.
Төбәк тарихы буенча чыганакларны эзләп табу һәм нәшер итү белән шулай ук ТР МК каршындагы Баш архив идарәсе шөгыльләнә, ул 1920–1930 елларда «Записки Центрального архива Татарской Соц. Советлар Республики», 1995 елдан «Гасырлар авазы — Эхо веков» журналларын чыгара. 1990 еллар ахырыннан Казанда татар чыганакларны өйрәнү гыйлеме мәсьәләләре буенча халыкара конференцияләр уздырыла.
Шулай ук кара Археография.
Госманов М.Г. Каурый каләм эзеннән. К., 1994;
Миннуллин З.С. Источниковедческая характеристика татарских частных актов XVII — 1-й половины XIX вв.: Дисс... К., 1988;
50 лет поисков и открытий. К., 1989;
Шайхиев Р.А. Татарская народно-краеведческая литература XIX–XX вв. К., 1990;
Ахметзянов М.И. Татарские шеджере. К., 1991;
Валеев Р.М. Казанское востоковедение: истоки и развитие (XIX в. — 20 гг. XX в.). К., 1998;
Жить историей: 60 лет историческому факультету Казанского университета. К., 1999;
Источниковедение истории Улуса Джучи (Золотая Орда). От Калки до Астрахани. 1223–1556. К., 2002;
Gusmanov M.G. Zur Geschichte der tatarischen Handschriften // Muslim Cultur in Russia and Central Asia from the 18 th to Early 20 th Centuries. Islamkundliche untersuchungen. B., 1996.
Авторлар — М.Г.Госманов, Җ.С.Миңнуллин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.