Биографиясе

1923 елның 19 октябре, Бөгелмә кантоны, хәзерге Ютазы районы Бәйрәкә авылы – 1998 елның 5 августы, шунда ук.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Колхоз рәисләре әзерләү буенча Татарстан авыл хуҗалыгы мәктәбен тәмамлый (1952, Казан).

1953–1984 елларда Баулы районының «Коммунизмга» колхозы рәисе.

М.С.Абдуллин җитәкчелек иткән елларда колхоз авыл хуҗалыгы культураларыннан югары уңыш ала, терлекчелектә ирешкән уңышлары белән аерылып тора.

1967–1971 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.

Бүләкләре

Ленин ордены, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, «Почет билгесе» орденнары, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының алтын һәм көмеш медальләре белән бүләкләнә.