Казан ханлыгы чорында

Шәһәр территориясе зураю сәбәпле, посад Кремль калкулыгы сырты буенча көньяк юнәлештә киңәя башлый.

Казан ханлыгы чорында посадның территориясе хәзерге Астрономия урамына кадәр җәелә. Посад көнбатыш яктан Болак урамы белән чикләнә, көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш яклардан, соңыннан Казан Богородица монастыре барлыкка килгәч, күлләр һәм Казан территориясе системасы белән бергә Черек күл чокырын үз эченә ала.

Хан заманындагы Казан посадының саклану системасы, өстенә агач дивар һәм сугышчылар өчен мәйданчыклар эшләнгән ерымнан һәм туфрак ныгытмадан торган. Саклану өчен әһәмиятле һәм хәтәр урыннардагы диварларга манаралар, шул исәптән җиде-сигезе капкалы манаралар урнаштырылган (капкасыз манараларның саны билгесез).

Казан ханлыгы чорында посад диварлары һәм манаралары, рус елъязмалары хәбәр иткәнчә, берничә тапкыр үзгәртеп корылган һәм яңартылган (1505, 1530, 1546, 1551).

Посад диварлары кирмән ансамблен (Кремльне) көньяк-көнбатыш, көньяк, көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыш яклардан колачлап алган. Казан ханлыгының посад диварлары буенча төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба Ярыклы, Кайбат, Арча (Арча даругасына алып чыккан), Хан (Казан университетының хәзерге физика факультеты бинасы торган калкулык битендә урнашкан), Нугай (Нугай даругасына алып чыккан), хәзерге Бауман һәм Астрономия урамнары тирәләре Көрәеш, Кырым (Болак буена һәм Көрәеш бистәсенә алып чыккан), Аталык (Черек Болакка һәм Ташаяк базарына алып чыккан) капкалары урнашалар.

Посадның фәзаи план-структурасы өч төп юлдан тора. Аларны Болак һәм Казансу сулары белән тулган тирән ерым аерып торган кирмәннең көньяк диварлары алдындагы сәүдә мәйданы берләштергән.

Өч юлның берсе – үзәк юл – кирмәннең Хан манарасы аша узган һәм Кремль калкулыгы сыртыннан Хан капкасына таба (хәзерге Кремль урамы юнәлешендә) дәвам иткән.

Икенче олы юл Кремль калкулыгының көнбатыш сөзәклек нигезе буйлап сузылган. Ул Аталык капкасыннан башланган булса кирәк, аннары посадның Нугай капкасы аша үтеп, көньякка – Нугай Урдасына һәм алга таба Кырымга таба юнәлгән.

Өченче олы юл – кирмәннең Сбойливые (татарча исеме билгесез) капкасыннан башланган һәм Арча кырына алып чыккан, аннары Казан артына, Арчага таба киткән.

Хан посадының якынча мәйданы 80 гектарга якын булган. Болак аръягында, Кабан күле янындарак, Отыч мәчете торган Көрәеш бистәсе урнашкан. Хәзерге археологик тикшеренүләр күрсәтүенчә, Болакның урта җирендәге сулъяк ярында, Көрәеш бистәсеннән төньяк-көнбатыштарак, татар авылы урнашкан булган (исеме билгесез).

Посад XVI йөзнең икенче яртысы – XVII йөздә

1552 елда, Казанны яулап алганда, посад тулысынча җимерелә һәм яндырыла. Соңрак кала, нигездә, әүвәлге чикләрендә торгызыла. Болакның урта җирендә Көрәеш һәм Исемсез бистәләр биләмәләрен кертү хисабына посад бераз киңәйтелә.

1565–1568 еллардагы писцовый кенәгә мәгълүматларына караганда, Казанның әүвәлге рус посадында яшәүчеләр саны гарнизон белән бергә якынча 5–7 меңгә җиткән.

Ханлык чорындагы сәүдә итү урынында Гостиный двор барлыкка килгән. XVII йөзгә кадәр Казансу елгасы ярындагы Яшерен (Нурали) манара янында Даир (Таһир) мунчасы сакланган.

Ханлык чорында төзелгән һәм кирмәнне бәйләүче төп юллар, Гостиный двор һәм шәһәрнең Нугай, Кырым, Арча, Алат, Гәреч юлларына чыга торган үтәли манаралы мөһим урыннары үзгәрешсез калдырылган. Рельеф белән бәйләнгән әлеге өч олы юл Казан посадның төзелеш нигезен тәшкил иткән. Олы юллар Кремль калкулыгы һәм чокырларга аркылы юнәлештәге Черек күл иңкүлеге белән кисешкән юлларга барып тоташалар.

1565–1568 еллардагы писцовый кенәгә рус посадындагы беренче чиркәүләр, манаралар һәм бистәләр турында хәбәр итә. Казанны яулап алганнан соң, 13–15 ел эчендә иң элек рус посадында 12 манаралы кирмән диварлары төзелә, манараларының унысы капкалы була. Капкалы өч манара Болак аръягында урнаша.

Посадта берничә бистә үсеп чыга. Анда Воскресение, Воздвижение, Никола-Гостиный, Никола Тульский, Покров чиркәүләре барлыкка килә.

XVII йөз уртасында, 1646 елгы көчле янгыннан соң, Казан посады киңәйтелә һәм 25 манаралы агач диварлар белән әйләндереп алына. Посад дивары Кремль калкулыгының көньяк читендәге Воскресение таучыгын, шулай ук Ярославль могҗиза тудыручылары чиркәве белән Болак тамагы икегә бүленгән җирдәге калкулыкның көнбатыш битен колачлый.

Посадтагы 25 манараның тугызы – Пятницкий, Арча, Воскресение, Проломный, Варлаам (әүвәлге Татар), Ямчылар, Илья, «Болак өстендәге» (төньяк-көнбатыш) манаралары һәм Яшерен манара капкалы була.

Посад диварларына манарасыз ике капка: Ярыклы һәм Болак өстендәге (көньяк-көнчыгыш) капкалар уела.

Посадта барлыгы 11 үтеп йөрү манарасы төзелә. Калган капкасыз манараларның икесе Ярославль һәм Ян капкалы Богоявление исемнәрен йөртә. Соңгы манараны XVII йөз уртасында төзелгән Богоявление чиркәве янында ян капка булганга шулай атаганнар.

Елдан-ел арта барган монастырьлар һәм чиркәүләр шәһәрне барлыкка китерүдә мөһим роль уйныйлар. Иоанн-Предтеча, Никола-Ляпунов чиркәве белән Никола кызлар һәм Богородица монастырьлары нык кирпеч диварлар белән әйләндереп алына. Агач чиркәүләрне кирпечтән үзгәртеп кора башлыйлар.

Посадтагы агач төзелешләр арасында күбрәк Ярославль могҗиза тудыручылары, Никола-Гостиный, Богоявление, Крестовоздвижение, Покров, Иоаким һәм Анна, Никола Тульский, Параскева Пятница һәм башка чиркәүләр аерылып тора.

XVIII йөздә

XVIII йөз башында Кремльнең Спас манарасы каршында административ-сәүдә мәйданы барлыкка килә, анда үтү өчен ерым аша таш күпер салына.

Мәйданның Кремльгә каршы ягында таш койма белән әйләндереп алынган төрмә урын ала. Төрмәнең төньяк почмагы каршында гарнизон канцеляриясе, төрмә артында – калкулык өстендә таштан Гостиный двор, аның көнбатыш ягында Никола-Гостиный чиркәве төзелә.

Көймәләр бушатылган Болактан сәүдә үзәгенә таба калкулык сөзәклеге буйлап кечкенә урамнар, тыкрыклар сузылып китә. Посадта Борисоглебский, Олы Успение, Владимирский, Арча урамнары аерылып тора.

Посадтагы төрмә диварлары Болакны ике тапкыр: Кабан күленнән агып чыккан урында һәм елга тамагының көньягында кисеп үтә.

Болак буйлап көньякка, Кабан күленә таба, посад чикләреннән өч агач күпер астыннан көймәдә үтәргә мөмкин. Аларның Ямчылар капкасы каршындагы беренчесе – Владимир, өченчесе – Татар күпере дип атала.

Посадның төньяк өлешендә Покров, Крестовоздвижение чиркәүләре, Казан Богородица монастыре һәм Никола Тульский чиркәве урнаша.

Кирмән диварлары һәм тар чокыр арасында Куликов бистәсе үсеп чыга.

XVIII йөз башында әүвәлге бистәләр нигезендә үз исемнәре булган, уртак урам һәм тыкрыклар системасыннан торган посад корыла башлый. Казанның ул чор план-схемаларында посадтагы бистәләр төшерелмәгән. Посад диварлары тышында, көньяк-көнбатыш һәм көньякта, шәһәр тирәсендәге уйсу җирдә ярымбоҗра ясап Мокрый, Рогожин, Бутырский, Ямчылар, Сотенный, Паннар (Панский) исемле Болак арты бистәләре үсеп чыга.

Болак елгасының уңъяк ярында, Паннар бистәсе каршында, гаять зур Кирпеччеләр бистәсе урнаша. Проломный һәм ян капкалы Богоявление манаралары аша үткән юллар шушы бистәгә чыга.

Кирпеччеләр бистәсеннән көньякта, Кабан күленең уң ягында – Гавриил һәм Постаучылар бистәләре, Кабан күленең сулъяк ярында – Татар бистәсе барлыкка килә.

Посад диварларын уратып һәм торак төзелешләрен уртада калдырып, Проломный капкасы яныннан төньякка һәм төньяк-көнбатышка таба озын һәм тирән коры елга сузылып китә. Елганың төбеннән Красный бистәсенә һәм Арча кырына илтүче юл уза.

Красный бистәсенең көнбатышында – Патша һәм губернаторның шәһәр яны сарайлары, төньякта Федор монастыре белән Югары Федор бистәсе, Казансуның текә яры астында Түбән Федор бистәсе урнаша.

XVI йөз ахыры – XVIII йөз башында посадның элек немец зираты урнашкан төньяк дивары буенда Засыпкино бистәсе булган.

Торак йортлар арасында (күбесенчә агачтан) барокко чалымнары да булган рус бизәү стилендәге таш чиркәүләр калкып чыга.

Посадтагы Кремль калкулыгы сырты Никола-Гостиный, Петро­Павел, Воскресение чиркәүләренең биеклеген ассызыклап торган.

1729 елда саклану әһәмиятен югалткан һәм тузган посад диварлары сүтелә. Посад корылмалары бистә төзелешләре белән кушыла һәм Казан тоташ фәзаи план-структуралы шәһәр йөзен ала.

Әдәбият

Калинин Н.Ф. Казань XVIII века (по неизданным картографическим и иконографическим материалам) // Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском унверситете. 1929. Т. 34, вып. 3/4.

Саначин С.П. Эволюция планировки и застройки Воскресенского увала // Казанский посад в прошлом и настоящем. Казань, 2002.

Автор – Х.Г. Надыйрова