Шепкә елгасының (Зәй елгасы бассейны) уң кушылдыгы.

Озынлыгы 10,4 км, бассейнының мәйданы 32,9 км2. Зәй районы территориясеннән ага. Елга башы Югары Шепкә авылыннан 3 км көньяктарак, тамагы Аксар авылыннан 1 км төньяктарак. Елга башының абсолют биеклеге 180 м, тамагыныкы – 80 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 58%.

Аксарның 1 һәм 1,8 км озынлыктагы 2 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,39 км/км2. Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче көннәрендә башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,01 м3/с.

Ел дәвамында суы бик каты (20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 300-400 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л га кадәр.