- РУС
- ТАТ
Архитектор, ТАССРның атказанган архитекторы (1986 ел)
1939 елның 5 июне, Краснодар краеның Тимашевский районы Тимашевская станицасы – 2014 елның 28 ноябре, Казан шәһәре.
Мәскәү архитектура институтын тәмамлый.
1967–2000 елларда «Татагропромпроект» институтының баш архитекторы. Татарстан Республикасы (1972–2000 еллар), Россия Федерациясе (1996 елдан) Архитекторлар берлекләре идарәләре әгъзасы (1972–2000 еллар).
Бер үк вакытта, 1968–1982 елларда, Казан төзүче инженерлар институтында укыта, 1993–2000 елларда шәхси иҗат остаханәсен җитәкли.
Татарстан, Удмурт Республикалары, Пенза, Кострома һәм Төмән өлкәләрендәге авыл торак пунктлары төзелешләренең 700 дән артык генераль план һәм проекты, тәҗрибә рәвешендә салынган 20 торак йорт, гражданлык әһәмиятенә ия 80 объект проектының авторы.
Кукмара районының Югары Өскебаш авылы (1970 ел), Тукай районының Яңа поселогы (1981 ел), Лаеш районының Габишев авылы (1986 ел), Азнакай районының Чаллы авылындагы (1987 ел) төзелеш проектлары – СССР ВДНХсы дипломнары, Габишевтагы тәҗрибә рәвешендә салынган торак йортлар проектлары сериясе РСФСР Дәүләт төзелеш һәм архитектура комитетының 1 нче дәрәҗә дипломы белән бүләкләнә (1986 ел).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.