Биографиясе

1878 ел, Казан губернасы, Мамадыш өязе Чулпыч авылы — 1948 елның 3 марты, Казан.

Казан татар укытучылар мәктәбен тәмамлый (1900).

1900—1907 елларда Уфа губернасы Бөре өязенең Борай авылы башлангыч мәктәбендә укыта.

 Укытучылар һәм халык мәгарифе эшлеклеләре берлегенең Бөтенроссия съезды (Мәскәү, 1905 елның декабре) делегаты.

Бөре өязе крәстияннәреннән 2 нче Дәүләт Думасы депутаты (1905); мөселман хезмәт таифәсен оештыручыларның берсе һәм аның сәркәтибе. Думаның ачларга ярдәм күрсәтү буенча азык-төлек комиссиясен оештыруда катнаша. Аграр мәсьәлә, МС декларациясе һ.б. буенча чыгышлар ясый. Башкортлар җиренә милек хокукын саклауны таләп итә. Мөселман трудовикларының «Стражникларның Уфа губернасы Бөре өязендәге золымнары» рәсми соравын имзалый. Мөселман авыллары мәктәпләрендә туган телдә укытуны яклый, укытучыларның хакимиятләр өчен кулай, махсус белемнәре булмаган затлардан билгеләнмәвен таләп итә.

1907 елның апреле-маенда мөселман трудовиклары тарафыннан нәшер ителгән татарча «Дума» газетасы мөхәррире (Санкт-Петербург).

1907 елның сентябрендә Борай авылындагы вакыйгалар вакытында агитация алып баруда гаепләнеп, укытучы вазифасыннан читләштерелә.

1908 елдан Азов-Дон банкының Казан бүлекчәсендә акчалар күчерү бүлеге мөдире. Революцион эчтәлекле мәкаләләре өчен хөкем ителеп (1911 елның марты), Казан губерна төрмәсендә тотыла.

1912 елның маенда иреккә чыгарылганнан соң, Мамадыш өязе буенча үз кандидатурасын 4 нче Дәүләт Думасына сайлауга тәкъдим итә (хакимиятләр тарафыннан кире кагыла). 1912—1914 елларда иминият агенты булып эшли.

1914 елның сентябрендә сугышка каршы чыгышлары өчен полиция күзәтчелегендә яшәүгә Оренбургка сөрелә.

Февраль революциясеннән соң Россия мөселманнарының Вакытлы үзәк бюросы әгъзасы булып сайлана (Петроград); Казан губернасы җәмәгать иминлеге комиссары урынбасары вазифаларын башкара, җирләрне тартып алу һәм җирбиләүчеләргә карата җәзалар турындагы эшләр белән шөгыльләнә.

1917 елның ноябрендә Милләт Мәҗлесе депутаты, 1918 елның гыйнварында Милли Идарә әгъзасы булып сайлана. 1919 елның язында 2 нче армиянең азык-төлек бүлегендә хезмәт итә, Кызыл Армия өчен азык-төлек җыюны оештыруда катнаша.

Совет хакимияте елларында берничә тапкыр эзәрлекләнүгә дучар ителә. 1921 елның 13 сентябрендә «яшерен рәвештә ачларга ярдәм күрсәтү җыелышын җыюда» гаепләнеп кулга алына, аннары азат ителә. 1933 елда кабат кулга алына, «милләтче баш күтәрүчеләр оешмасында катнашучы, партия һәм хөкүмәт сәясәтенең абруена зыян китерү» эше буенча гаепләнә. Иреккә чыгарылганнан соң, Казанның СК-4 заводында эшли. 1941 елның сентябрендә кабат кулга алына һәм 1942 елның маенда СССР Эчке эшләр халык комиссариатының Махсус киңәшмәсе тарафыннан 5 елга административ сөрелүгә хөкем ителә. Хөкем срогын БАССРның Юмахуҗа авылында уздыра.

1946 елның ноябрендә Казанга кайта. 1956 елда аклана.

Әдәбият

Жертва царя и генсека (депутат 2-й Гос. думы России Калимулла Хасанов) // Султанбеков Б.Ф. Не навреди. К., 1999; 

Анохина З.Н. Уральские депутаты в Государственной думе (1907–1917 гг.). Челябинск, 2009.

Автор — Р.А.Айнетдинов