- РУС
- ТАТ
Полярлаштыру кайтавазы; пьезоэлектрикларда аларга радио ешлыгындагы (РЕ) һәм үтә югары ешлыктагы (ҮЮЕ) алмаш электр кыры импульслары белән тәэсир итү нәтиҗәсендә электроакустик тирбәнешләрнең когерентлыгы торгызылуы
Каты җисемнәрдә электр кыры аша акустик дулкыннарны генерацияләгән сызыкча һәм нәсызыкча механизмнарның үзара ярашуы, таралуы, үзгәрүе һәм сүнүе моның шартлары булып тора.
Электроакустик кайтавыз онта һәм поликристаллар рәвешендә РЕ-диапазонда 1970 елда бер үк вакытта СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Физика-техника институтында (А.Р.Кессель, И.А.Сафин), СССР Фәннәр академиясенең Ленинград физика-техника институтында (Н.Н.Крайник, С.Н.Попов) ачыла. ҮЮЕ-диапазонда монокристаллардагы йөгерек гипертавышлы дулкыннар режимында электроакустик кайтавыз иң элек 1971 елда СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Физика-техника институтында күзәтелә; электроакустик кайтавызның дәвамлы хәтере ачыклана (У.Х.Копвиллем, Б.П.Смоляков, Р.Ш.Шәрипов). Гипертавыш импульсының монокристалл үрнәк аша узуы вакытына кабатлы мизгелләрдәге дискрет электроакустик кайтавыз хасил булуы; тимер группалары элементларының ионнары белән активлаштырылган кристалларда электроакустик кайтавыз сигналлары көчәюе ачыклана; пыялада электроакустик кайтавыз үзлекләре тикшерелә (Б.П.Смоляков, Е.И.Штырков, Б.З.Малкин, Е.П.Хаймович).
СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Физика-техника институтында РЕ-диапазонда пьезоэлектриклар онтасында аномаль дәвамлы хәтер булуы беленә һәм аңлатыла (Я.Я.Әсәдуллин, В.М.Берёзов, В.Д.Корепанов, В.С.Романов); сегнетоэлектрик фаза күчешләре темп-ралары өлкәсендәге монокристалларында электроакустик кайтавыз табыла; таррак температура өлкәсендә акустик субгармоникалар генерациясе билгеләнә (В.И.Башков, В.М.Берёзов, В.Д.Корепанов, В.С.Романов, Н.К.Соловаров). Электроакустик кайтавыз каты җисемнәрнең микроскопик характеристикаларын тикшерүдә перспектив алым булып тора.
Смоляков Б.П., Хаймович Е.П. Динамические процессы в диэлектрических стёклах при низких температурах // Успехи физ.наук. 1982. Т. 136;
Копвиллем У.Х., Пранц С.В. Поляризационное эхо. М., 1985;
Поляризационное эхо и его применение. М., 1992.
Автор — Н.К.Соловаров
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.