Тарихы

XVII йөз башында Тәтеш Покров монастыре җирләрендә нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Средне-Монастырское, Среднее буларак та искә алына.

XVII йөзнең икенче яртысында халкы Мәскәүдәге Яңа Спас монастырена беркетелә, 1764 елдан – экономик, соңрак дәүләт крестяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шәгыльләре – игенчелек, терлекчелек һәм бакчачылык, шулай ук урман кисү, кирпеч сугу һәм балта эше тарала.

1870 елда Покров Пресвятой Богородицы янкормасы белән ике престоллы агач Илия Пәйгамбәр чиркәве төзелә (сакланмаган). Долгая Поляна һәм Ильинский авыллары халкы да аның приходына карый.

1871–1876 елларда чиркәү-приход мәктәбе эшли; 1883 елда – бер сыйныфлы катнаш земство мәктәбе (1886 елда – 56 ир бала һәм 6 кыз бала, 1900 елда – 52 ир бала һәм 18 кыз бала, 1909 елда 80 ир бала һәм 12 кыз бала укый), 1910 елда (башка мәгълүматлар буенча – 1911 елда) һөнәр училищесы (эклектиканың «кирпеч» юнәлешендәге сәнәгать-гражданнар архитектурасы истәлеге) ачыла.

XX йөз башында 10 җил тегермәне, 2 тимерчелек, ярма яргыч, казна шәрабханәсе һәм 10 нан артык вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2376 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Красная Поляна волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан – Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш районында.

Хәзер – Монастырский авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда Калинин исемендәге колхоз оештырыла. 1950 елда аңа – «Красный горняк» колхозы (үзәк утары – Долгая Поляна авылы), 1952 елда – Ильич исемендәге (үзәк утары – Ильинский авылы), 1959 елда Жданов исемендәге (үзәк утары – Лаптевка авылы) колхозлар кушыла, 1971 елда Калинин исемендәге колхоздан «Рассвет» колхозы (үзәк утары – Лаптевка авылы) бүленеп чыга. 1993 елдан авылда – 74 нче урта һөнәри техник училищеның, 1996–2008 елларда 74 нче һөнәри училищеның уку-укыту хуҗалыгы эшли.

Халкы башлыча крестьян-фермер хуҗалыгында авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә (үсемлекчелек).

Мәгариф һәм мәдәният

Совет хакимиятенең беренче елларында земство мәктәбе җирлегендә башлангыч мәктәп ачыла, киләчәктә ул – тулы булмаган урта, аннан соң – урта, тулы булмаган урта, 2011 елда башлангыч мәктәп-балалар бакчасы итеп; 1919 елда һөнәр училищесы – авыл хуҗалыгы машиналары төзелеше юнәлешендәге һөнәри-техник мәктәп, 1931 елда – колхозчы яшьләр мәктәбе, 1936 елда – комбайнчылар мәктәбе, 1940 елда – авыл хуҗалыгын механикалаштыру мәктәбе, 1951 елда – авыл хуҗалыгын механикалаштыру училищесы, 1965 елда – 6 нчы авыл һөнәри-техник училищесы, 1984 елда – 74 нче урта һөнәри-техник училище, 1996 елда – 74 нче һөнәри училище итеп үзгәртелә, 2008 елда ябыла.

Авылда мәдәният йорты (1977 елдан, 1930 еллардан клуб буларак эшли), китапханә (1952 елдан), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Авыл янында «Таштау» ерым-сызалар системасы» табигать ландшафт истәлеге урнашкан.

Күренекле кешеләре

В.М.Басов (1954–2009) – биолог, педагог, биология фәннәре докторы;

К.Ф.Пронина (1937 елда туган) – библиограф, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры (1977–1995).

Халык саны

1646 елда – 87,
1782 елда – 249 ир-ат;
1859 елда – 1357,
1897 елда – 1880,
1908 елда – 2064,
1920 елда – 2109,
1926 елда – 1947,
1938 елда – 1598,
1949 елда – 1277,
1958 елда – 1375,
1970 елда – 1174,
1979 елда – 935,
1989 елда – 657,
2002 елда – 455,
2010 елда – 386,
2021 елда – 328 кеше (руслар).